Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән больницасында кадрлар проблемасы юк

Авыл җирендә кадрлар хакында сүз чыкса, нигездә, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм табиблар җитешми, дибез. Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсендә әлеге проблема уңай хәл ителә, монда яшьләр кайта башлаган.

-Бүген район үзәк хастаханәсенә ультратавыш тикшеренүләр табибына гына ихтыяҗ бар, - ди баш табиб Лилия Мортазина.

Узган елны больницага эшкә урнашкан педиатр Анжела Богданова безгә Башкортстаннан килгән, отоларинголог Александр Ильин Ульяновскида туып үскән, ә гыйнвар аеннан Самарадан врач – стоматолог Александр Потапов эшли башлаган.

 “Авыл врачы” (“Земский доктор”) программасында катнашып, авыл җирендә эшләргә теләк белдерүче яшь табибларга, дәүләт 1 миллион сум акча бүлеп бирә.  Монда бер шарт бар - табиб авыл җирендә биш ел эшләргә тиеш.

Югары уку йортларына кереп белгечлек алган үзебезнең яшьләрнең туган төбәкләренә кайтуы аеруча сөендерә. Терапевтлар  Энже Шәкүрова һәм Фәния Мингулова, врач – лаборант Динара Талипова да районыбыз кешеләре, һөнәр алып, үзебезгә эшкә кайтканнар. Алар һәм эндокринолог Татьяна Павлова да   "Авыл табибы" федераль программасында  катнашалар.

-Мин Иске Элмәле кызы. Кечкенәдән үк табиб булырга хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач Чабаксардагы Чуваш дәүләт университетының медицина факультетына укырга кердем, аннан соң ике ел Казанда ординатурада эндокринологка укыдым, - ди Татьяна Сергеевна. -  Хәзер инде бер ел ярым район үзәк больницасында эшлим. Чирмешәндә эндокринологка гел ихтыяҗ булды. Үземне биредә бик кирәк белгеч дип саныйм. Эшемне яратам, әлеге һөнәр сайлаганыма бер дә үкенмим. Без бит кешеләргә ярдәм итәбез. Эшләргә дә кызык, поликлиникада капиталь ремонттан соң уңай шартлар булдырылды. Аннан соң, нәрсә дисәң дә, авыл җирендә, шәһәргә караганда, тынычрак.

Бүген югары уку йортларында 27 якташыбыз табиб һөнәрен үзләштерә, аларның 8 се районнан юллама белән укыйлар һәм киләчәктә Чирмешәнгә  кайтырга тиешләр.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев