8 февраль 2018 яңалыклары
-
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов өченчегә бәбәй көтәләр?
Ландыш Нигьмәтҗанова үзенең инстаграмына Анна Попованың кичәсендә Ләйсән Гыймаева белән төшкән фотосын урнаштырды. Ландыш бу фотода Ләйсәннең корсагына бармагы белән төртеп күрсәтеп тора. Җырчы үзенең авырлы булуын расламый да, кире дә какмый.https://instagram.com/p/Bes99DDHPUr Фото Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси битеннән алынды. tatar-today.ru
-
Чирмешәндә иң яхшы класс җитәкчесен билгеләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Туган телне белү - бурычыбыз
Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелергә тиеш. Телне өйрәтү, үстерү һәм саклап калу да гаилә бурычы. Аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак. Ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була дип уйлыйм. Шәһәрләрдә генә түгел, хәзер чиста...
-
“Безнең Чирмешән“гә алдан ук заказ бирәбез
2018 елның икенче яртысында алдыру өчен, "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газеталарына бүген үк заказ бирергә мөмкин. Язылу бәясе үзгәрмәде: физик затлар өчен - 678, оешмаларга -768 сум (6 айга). Кадыйр Гомәров фотосы
-
Чирмешән мәктәпләре акча эшләргә өйрәнә
Райондагы атналык киңәшмәләрнең берсендә мәктәпләрдә бизнес-план төзү, акча эшләү алымнары турында сөйләштеләр, мәктәп директорларына бу өлкәдә башка уку йортларының эш алымнарын өйрәнеп, шуны үзләрендә кулланырга тәкъдим иттеләр. -Район мәктәпләре бизнес-план төзергә һәм аны район мәгариф бүлеге белән килештерергә тиеш. Планны һәр мәктәп үзенең мөмкинлегеннән чыгып төзи, - ди район башкарма...
-
Чирмешән районында яшәүчеләр торак төзүдә дәүләт ярдәменнән файдалана алалар
Районда да халыкны торак белән тәэмин итү буенча республика программалары эшли, алар берничә үк. "2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль программасының төп максаты - авыл җирендәге яшь гаиләләрне, белгечләрне барлык уңайлыклары булган йорт-җир белән тәэмин итү. -Узган елны әлеге программа нигезендә чиратта торучы 80 якташыбызга...
-
Безнең боксчылар – республика җыелма командасында
Гыйнвар ахырында 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә бокс буенча ярышлар үтте. Әлеге турнирда Чирмешән спортчылары да катнашты. Үз авырлыгындагы көндәшләре арасында Чирмешәннән Александр Кобылин- беренче, Ивашкинодан Михаил Яманов икенче урыннар яуладылар. Безнең егетләрне Идел буе федераль округы күләмендә узачак ярышларда катнашу өчен республика җыелма командасы составында алганнар. Архив фотосы
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә. (Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган...
-
Шешминкада яшәүче өч бала әтисе аракыдан арына алмый
Район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына чакырылган ата-аналарның кайберләре балалары кылган эш өчен җавап бирсә, икенчеләре үзләре балаларына дөрес тәрбия бирми, яхшы үрнәк күрсәтми, аларның тормышларына куркыныч тудыра. Комиссия утырышына чакырулы кайберәүләр бирегә килүне кирәк тапмаганнар. Шешминкадан Р. барлык тапкан акчасын спиртлы эчемлекләргә...
-
“ИҢ КИРӘКЛЕ НӘРСӘЛӘРДӘН СӘДАКА БИРҮ САВАПЛЫ”
Халык арасында күп бәхәс һәм сорау уяткан темаларның берсе - сәдака. Кемгә күпме бирергә? Мәчеткә илтү хәерлеме, ялгыз карчыкка бирү саваплыракмы? Күләмен ничек чамаларга? Һәммәбезне дә диярлек борчыган әлеге сорауларны Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИНга юлладык. - Йосыф хәзрәт, сәдаканы ни өчен бирәбез? Аның максаты бармы? -...