“ИҢ КИРӘКЛЕ НӘРСӘЛӘРДӘН СӘДАКА БИРҮ САВАПЛЫ”
Халык арасында күп бәхәс һәм сорау уяткан темаларның берсе - сәдака. Кемгә күпме бирергә? Мәчеткә илтү хәерлеме, ялгыз карчыкка бирү саваплыракмы? Күләмен ничек чамаларга? Һәммәбезне дә диярлек борчыган әлеге сорауларны Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИНга юлладык. - Йосыф хәзрәт, сәдаканы ни өчен бирәбез? Аның максаты бармы? -...
Халык арасында күп бәхәс һәм сорау уяткан темаларның берсе - сәдака. Кемгә күпме бирергә? Мәчеткә илтү хәерлеме, ялгыз карчыкка бирү саваплыракмы? Күләмен ничек чамаларга? Һәммәбезне дә диярлек борчыган әлеге сорауларны Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИНга юлладык.
- Йосыф хәзрәт, сәдаканы ни өчен бирәбез? Аның максаты бармы?
- Сәдака - Аллаһка якынаю нияте белән, үз малыңнан мохтаҗ кешегә өлеш чыгару. Аять һәм хәдисләрдә сәдака бирүнең дөньяда вә ахирәттә була торган татлы җимешләре күп искә алына. Ягъни Аллаһ Үз малыннан биргән икән, димәк, син дә бүлешергә бурычлы. Нәфес туя белми. Ул гел кереп торганны ярата, чыкканны өнәми. Шуңа күрә, нәфес күңелне яуламасын өчен, һәрчак аны йөгәнләп торырга кирәк.
Сәдака адәм баласының күңелен төрле җан авыруларыннан тазарта. Исламда борынгыдан калган кан алу - хиҗама дигән нәрсә бар. Табиб кешенең авырткан җиреннән әшәке канын чыгаргач, организм яңа чиста кан җитештерә. Шуның кебек, мохтаҗ кеше дә байның сәдакасы белән бергә аның күңелендәге бер өлеш керен ала. Хәер бирү җан һәм тән авыруларын дәвалый, күңелне пакьли, каткан бәгырьне йомшарта. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Күңелеңне йомшартырга теләсәң, мескенне ашат, ятимнең башыннан сыйпа", - дигән. Моннан тыш, кеше үзе, туганы, баласы өчен: "Раббым, шифа насыйп ит", - дигән ният белән бирсә, ул авырудан да дәва була. Мөхәммәд (с.г.в.): "Авыруларыгызны сәдака белән дәвалагыз", - дигән.
Сәдака малны да чистарта, имин мөлкәтнең куанычы була. Бүген күпме зарлансак та, ашау мулдан, яшәү җирләре иркен, бар нәрсә җитәрлек. Ләкин никтер шуның рәхәте юк. Бай кеше затлы йортлар да салырга мөмкин, тик аның эчендәге тыныч тормышны, гаилә бәхетен сатып алып булмый. Әгәр тыныч йокы, тәмле төшләр акчага сатылса, йоклый алмый иза чигүче күпме байларыбыз һичнәрсәләрен кызганмас, акчалары җитмәсә, банктан кредит алыр иде. Шуны онытмыйк: Раббың ризалыгын өмет итеп, нәфесең өчен кадерле малыңнан чыгарылган сәдака югалган бәрәкәтне кайтара.
- Иң хәерлесе нинди сәдака, кемгә бирелгәне?
- Пәйгамбәр (с.г.в.) нең: "Иң хәерле сәдака..." - дип башланган сүзләре бар. Мәсәлән, бер кеше Мөхәммәд (с.г.в.) янына килеп: "Иң хәерле сәдака кайсы?" - дип сорагач, ул: "Кешеләргә су эчертү", - дигән. Чыннан да, сахрада судан да кадерле нәрсә юк, ансыз яшәү мөмкин түгел. Шуңа күрә кешегә тормышта иң кирәкле нәрсәләрдән сәдака бирү саваплырактыр. Бервакыт мәшһүр галимебез Габдуллаһ ибн Мөбарәк дуслары белән хаҗ сәфәренә чыга. Бер авыл янына ял итәргә туктагач, үзләре белән юлга алган тавыкларының берничәсе үлгәнне күреп, гәүдәләрен чокырга илтеп ташлыйлар. Бераздан шул кош үләксәләрен җыючы хатынны күрәләр. Исламда үләксә ите ашау хәрам булгач, аннан ник җыюын сорыйлар. Ул: "Гаиләмә башка ашатыр нәрсәм юк, ачтан үлмәс өчен шуларны алып кайтам", - ди. Әлеге сүзләрне ишетеп, Габдуллаһ ибн Мөбарәк хаҗга дип җыйган акчасын аның кулына тоттыра һәм: "Исән булсак, хаҗны киләсе елда кылырбыз. Ә бу эшне кичектерсәк, алар ачка үләчәк", - ди. Шуңа күрә иң хәерле сәдака кирәкле вакытта, кирәк урынга, дөрес рәвештә бирелгәне...
Зәлия САБИРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев