6 апрель 2020 яңалыклары
-
Иске Элмәледә күпер җимерелгән
Иске Элмәледә язгы сулар күпер нигезендәге балчыкны юып алганлыктан, авылның Луговая һәм Бакча урамнарына керергә юл беткән. Бу хакта полициягә “Глонасс” системасы аша хәбәр иткәннәр.
-
Чирмешән районында 6 кеше үзизоляциядә, өй шартларында карантинда тора
Россия Федерациясендә коронавирус пандемиясе таралу куркынычы белән бәйле чикләүләр 2020 елның 30 апреленә кадәр озайтылды.
-
Мордва Афонькәсендә 335 баш куян исәпләнә
Районда шәхси хуҗалыкларда 1826 баш куян асрыйлар. Озын колаклыларның саны былтыргыдан да 17гә арткан.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да уҗым бодаен тулысынча тукландырдылар
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә 1100 гектар мәйданда чәчелгән уҗым бодае басуларын ашлау тулысынча тәмам. Дымлы кырларны таптамас өчен, монда әлеге мәшәкатьләрне махсус, читтән китерелгән техника белән башкардылар.
-
Чирмешән ата-аналары өчен “кайнар линия” эшли
6 апрельдән район мәгариф бүлегендә дистанцион укыту буенча “кайнар линия” эшли башлады.
-
Туймәт пенсионеры битлекләр тегеп, аларны кирәксенүчеләргә бушлай бирә
Туймәт авыл җирлегендә ялгыз яшәүче олы яшьтәге 40 кешегә 11 волонтер хезмәт күрсәтә.