Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “ЧИРМЕШӘНАГРО”да уҗым бодаен тулысынча тукландырдылар

    “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә 1100 гектар мәйданда чәчелгән уҗым бодае басуларын ашлау тулысынча тәмам. Дымлы кырларны таптамас өчен, монда әлеге мәшәкатьләрне махсус, читтән китерелгән техника белән башкардылар.

    Районыбызның барлык хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште. Аларның кайберләре ашламаларының беразын җирләр туң вакыттарак сибеп өлгерде.  Җилләгәнчегә кадәр басулар дымлырак иде: гадәти трактор кертсәң, таптап кына йөрүең бар. Шунлыктан “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә көздән чәчелгән культураларны ашлауның башкачарак әмәлен тапканнар.

    -Без Ростовтан пневмокөпчәкле техникалары булган белгечләр чакырттык. Резина тәгәрмәчле бу агрегат кырлар юеш булганда да уҗымнарны таптамый. Аммиак селитрасын шуның ярдәмендә керттек, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.

    Читтән килгән белгечләр эшләрен Самара өлкәсе чигендәге уҗым бодаеннан башлап, көненә 300-400 гектар мәйдан буйсындырганнар.

    -Хәзер уҗымнарның нәкъ менә уянган, ныгыр өчен “ашарга сораган” вакытлары. Дымлы җиргә сиптерелгән ашлама эреп, сеңеп өлгерергә тиеш. Корыга китсә, аның файдасы кими. Шунлыктан барын да бик тиз эшләргә  кирәк иде. Санап карадык, Ростов белгечләре ярдәме белән 1 гектарга ашлама кертүнең бәясе 240 сумга төшә, үзебезнең техника белән – 195 сум. Чагыштырмача кыйммәтрәк кебек тоелса да, безгә алар белән эшләү отышлы: беренчедән, уҗымнар тапталмый, икенчедән, җәмгыять эшчеләрен башка эшләргә җәлеп итәргә мөмкин, өченчедән “кунаклар” тиз, бик белеп эшләделәр.

    Реклама

    Чирмешәнагролылар уҗым кырларын тырмалап та чыкканнар. Кыштан соң төпләрен йомшарткач, үсемлекләр кислородка байый, күтәрелеп, хәл алып китәләр. Көздән сукаланган, эшкәртелгән җирләрдә дым каплату ике сменада, тәүлек буе оештырылган. Хәзер агрегатлар  тәүлегенә уртача 650 гектар мәйданны тигезли, йомшарта.

    Илшат Гозәров әйтүенчә, хуҗалыкта язын 1561 гектарда – бөртеклеләр, былтыргы чамада  - 850 гектарда көнбагыш, 558 гектарда рапс чәчәргә ниятлиләр. Кыр эшләренә  11 трактор,  4-5 машина “җигеп”, бу мәшәкатьләрне 30-35 хезмәткәр көче  белән җиңеп чыкмакчылар. Игенчеләрне көненә ике тапкыр, төнлә эшләүчеләрне хәтта өч тапкыр ашату оештырыла.

    Районда барлыгы 12338 гектарда уҗым культураларын ашлама белән тукландырырга кирәк. “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан кала, әлеге эшләрне “БИОАГРО” җәмгыятендә, “Тепсуркаев В.А” крестьян-фермер хуҗалыгында  соңгы гектарларда башкаралар. Шулай ук “Сөлчә”, “Андреевка” җәмгыятьләрендә ашланган мәйданнар күләме арта бара.

    Бүген  көздән эшкәртелгән кырларда дым каплату да – мөһим агрочара.

    -Көздән сукаланган кырның 1 квадрат метрыннан һәр көнне  5 литр чамасы  су югала, дымны вакытында тотып калырга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. - Әйткәнемчә, бу эшне Чирмешәндә кызу тоталар. "Күтәмә АГРОфирмасы”нда һәр көнне  100 гектар мәйданда дым каплатыла. “Сөлчә”дә, “БИОГРО”, “Андреевка”  җәмгыятьләрендә, ”Тепсуркаев В.А.”, Кармышта “Гатин Д.М."  крестьян-фермер хуҗалыкларында да эш темпы  көннән-көн арта.

    Илшат Гозәеров фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: