6 апрель 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә кредит алучылар кимегән
Агымдагы елның өч аенда районда бары 13 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган. Алар дәүләт банкларыннан 3 миллион 500 мең сум кредит акчасы алганнар. (2015нең бу чорында 20 гаиләгә 4 миллион 100 мең сум кредит бирелгән). 7 райондашыбыз бу кредитны әле март аенда гына рәсмиләштергән. Февральдә - 5, январьда...
-
Чирмешәннең яшь музыкантлары казанышлар яулый
Район балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары "Достижение" халыкара конкурс-фестивалендә катнашып призлы урыннар яуладылар. Таңсылу Галәүтдинова һәм Диләрә Шәйдуллиналар "Фортепиано ансамбльләре" номинациясендә - беренче дәрәҗә, Ләйсән Мостафина һәм Алинә Шәмгуновалар - өченче дәрәҗә лауреатлар. Алинә Шәмгунова "Фортепиано-соло" номинациясендә дә өченче булган.
-
Штрафларын түләмәгән чирмешәнлеләр машинасыз да калырга мөмкин
Бүген районда 5 меңнән - 60 мең сумга кадәр штрафы булган 61 машина йөртүче исәпләнә. -Иске Элмәле авылында яшәүче машина йөртүче берәүнең 61 мең 500 сум штрафы бар, - ди район юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Шешминкадан икенче берәүнең - 60 мең, чирмешәнленең 50 мең сум штрафы...
-
Рәҗәп ае башлана
Мөселман календаре буенча Рәҗәп ае - җиденче ай. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһларын арындыру өчен изге айлар, изге көннәр, изге кичәләр бар иткән. Пәйгамбәребез (сгв) бу айлар, кичәләр турында: Рәҗәп ае - Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбан ае - минем ай, Рамазан ае - өммәтем ае, дигән. Бу айлар берсе артыннан берсе...
-
Чирмешәндә тавыкларны да санарга җыеналар
2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәреләчәк. Әлегә булган мәгълүматларга караганда, безнең районда бу мөһим чара 7947 объектка кагыла. Сан алу вакытында 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 43 крестьян-фермер хуҗалыгы, 7889 шәхси хуҗалык буенча мәгълүматлар тупланачак. Сан алучылар мал, кош-корт, техник чаралар, җир участоклары, үсентеләр...
-
Элмәледә бишәр баш сыер асраучы гаиләләр бар
Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча активрак эшли башлаганнар. Бүген җирлек халкы һәр көнне уртача 300 литр сөт сата. Билгеле, башка кайбер авыллар белән чагыштырганда бу әллә ни күп түгел. Ләкин узган елның мартында ике авылга нибары 6 тоннага якын сөт тапшырган булсалар, быел бу күрсәткеч 8...