Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Рәҗәп ае башлана

    Мөселман календаре буенча Рәҗәп ае - җиденче ай. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһларын арындыру өчен изге айлар, изге көннәр, изге кичәләр бар иткән. Пәйгамбәребез (сгв) бу айлар, кичәләр турында: Рәҗәп ае - Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбан ае - минем ай, Рамазан ае - өммәтем ае, дигән. Бу айлар берсе артыннан берсе...

    Мөселман календаре буенча Рәҗәп ае - җиденче ай. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһларын арындыру өчен изге айлар, изге көннәр, изге кичәләр бар иткән. Пәйгамбәребез (сгв) бу айлар, кичәләр турында: Рәҗәп ае - Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбан ае - минем ай, Рамазан ае - өммәтем ае, дигән.

    Бу айлар берсе артыннан берсе килә, һәм алар өчесе дә изге айлар санала. Бу айлар вакытында хәтта сугышлар да тукталып торган.
    Рәҗәп аенда ике кадерле кичә: Рәгаиб һәм Миграҗ кичәләре бар.
    Рәгаиб кичәсе Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе хәзрәти Габдулла һәм әнисе хәзрәти Әминәнең никахлашкан көннәре. Рәҗәп аеның беренче җомгасы (8 апрельгә туры килә) Рәгаиб кичәсе була.
    Рәҗәп ае - Аллаһы Тәгалә ае. Бу бик тә изге ай санала. Әгәр дә бәндәм, Рәҗәп аен хөрмәт итеп, ихластан бер көн ураза тотса, зур әҗер-савапка ирешер, өч көн ураза тотса, җәһәннәм белән бәндәм арасында пәрдә куярмын, ул җан биргәндә җиңеллек белән китәр, сигез көн ураза тотса, аның өчен сигез җәннәт ишеге ачылыр, барлык хәҗәтләре үтәлер, дигән Аллаһы Тәгалә.
    Миграҗ кичәсе - Рәҗәп аеның 27 сенә каршы кичә. Ул быел 4 нче майга каршы кичкә туры килә. Бу кичтә Мөхәммәт пәйгамбәр Җәбраил фәрештә белән берлектә, Аллаһының чакыруы буенча, Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчетеннән Израильдәге Котдус шәһәренең Әл-Әкъса мәчетенә Җәбраил фәрештәнең яшен тизлеге белән оча торган Бурак исемле аты белән килеп җитәләр. Менә шушы Әл-Әкъса мәчетеннән Пәйгамбәребезнең миграҗы, яки күккә ашуы башлана. Милади ел исәбе белән, бу хәл 621 нче елның төнендә була. Безгә шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган.
    Без шулай Мөхәммәт (сгв)не үзебезнең кодрәтебез белән йөрттек. Җәннәтне һәм җәһәннәмне күрсәттек. Аңа кадәр килеп киткән Пәйгамбәрләр белән очраштырдык, өммәтенә гөнаһлы бәндәләрен уттан коткарып калу өчен, аңа шәфәгать итү хокукы бирдек, һәм биш вакыт намаз фарыз кылдык, дип әйтә Аллаһы Тәгалә үзенең Коръән Кәримендә. Без шулай гаҗәеп галәмәтләрне кодрәтебез белән күрсәттек бер кичтә, ди Аллаһы Тәгалә.
    Әгәр бәндәләрем мин күргәнне күрсәләр, мин белгәнне белсәләр, алар мәчеткә намазга йөгереп түгел, түшләре белән шуышып килерләр иде дигән Мөхәммәт (сгв).
    Аллаһ бар кимчелекләрдән пакь. Аллаһ - кодрәт иясе. Аллаһ һәр- беребезнең мактауларына лаек. Әүвәле, ахыры юктыр. Аллаһ - мәңгелек.
    Вәгыйз улы Люцир - Ибраһим
    ЗЫЯТДИНОВ,
    Әмир авылы имамы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: