6 март 2018 яңалыклары
-
“Үз кызы да минем көнгә калсын”, дип елыйм
Шулай итеп, ирем безне калдырып китеп барды. Тик кайгы-хәсрәтләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Олы кызым, мәктәпне тәмамлап, укырга керде. Ә бер көнне күңеле болганудан зарлана башлады бу. Баштарак моны имтиханнар биргәндә дулкынлану дип аңладым. Тик алай булып чыкмады. Сораша торгач, кызым куркыныч сер ачты. "Әни, мине авылда күрше...
-
Чирмешән районы Советы депутатлары күмәк хуҗалыклары кукуруз орлыгы алуга да казнадан акча бирергә килештеләр
Узган елда районда 232 җинаять кылынган, ягъни 2016нчы елдагыдан 30,3 процентка күбрәк. Отчет чорында аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр 15тән 75кә җиткән. Кеше үтерү белән бәйле 4 җинаять кылынган (аннан алдагы елда 1 очрак). Җинаятьчелекнең болай нык үсүендә иң элек эчкечелек сәбәпче. Район прокуроры Фаил Хәйруллин район Советының утыз өченче...
-
Чирмешәндә хатын-кызларны кунак иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Михаил Бабич Россия Президентын сайлауга Татарстан югары дәрәҗәдә әзер дип бәяләде
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанда сайлау кампанияләренең уңышлы булуының сәбәпләрен атады. (Казан, 6 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган. Традицион рәвештә Татарстан сайлауларда югары активлык, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта бүген Казанда журналистларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы...
-
Мөселманнарга 8 Март бәйрәмен билгеләп үтәргә ярыймы?
(http://«Шахри Казан») Бәйрәм алдыннан еш күтәрелә торган сорау бу. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан үзенең фикерен җиткерде: - Әлеге сорау еш кына бәхәс уята. Ислам динендә мондый бәйрәм юк, аны билгеләп үтү гөнаһ дип санаучылар да бар. Мөселман...
-
Быел Чирмешән районында гаилә коручылар күбәйгән
Агымдагы елның февралендә район ЗАГС бүлеге 9 парның никахын теркәгән, ел башыннан 14 яңа гаилә барлыкка килгән. Март аенда гаилә корырга теләп гариза биргән 7 парның икесе ай башында ук туй иткән. Әлегә апрель аенда никахлашырга теләгән 5 пар гариза тапшырган, майга - бер, ә менә июньгә бер гариза да...
-
Чирмешән районы социаль хезмәткәрләре бик күп гаиләләргә конкрет ярдәм күрсәтәләр
Районның социаль яклау бүлеге республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район филиалының, "Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының эшчәнлеген координацияли. Бу көннәрдә әлеге хезмәт коллективлары 2017 елда башкарылган эшләренә йомгак ясап, 2018 елга план һәм бурычлар билгеләделәр. Җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасы...
-
Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган
Ир-атны куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән өчен М7 трассасының 971 чакрымында туктаталар. Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган, дип хәбәр итә Нократ интернет-порталы. Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә...
-
Соңгы дүрт елда Татарстанда авария хәлендәге йортлардан 20 мең кеше күченде
Дәүләт программасын тормышка ашыруга 5 миллиард сум акча таләп ителде. (Казан, «Татар-информ», 6 март, Екатерина Фадеева). 2013-2017 елларда Татарстанда 20 546 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән. Әлеге программаны тормышка ашыруга 5 миллиард 4 милоин 350 мең сум акча таләп ителгән. Нәтиҗәдә, 1107 кеше авария хәлендәге йортлардан күчерелгән. 2017 елда 290...
-
Чирмешән районында бәйрәмнәр һәм сайлаулар алдыннан уяулыкны көчәйтергә өндәделәр
Бу көннәрдә уяулыкны нык көчәйтү зарур - халыкара хатын-кызлар бәйрәме узуга диярлек Россия Президентын сайлаулар булачак. Бик мөһим вакыйгалар. Күпчелек халык, билгеле, законнарны төгәл үтәргә гадәтләнгән. Бәйрәмнәрдә барлык милләт халкы бердәмлек күрсәтә, Аллага шөкер, тыныч, тату яшибез. Безнең районда бу яктан зур проблемалар юк. Әмма әллә кемнәр бар, бигрәк тә...
-
Фото өчен айфон: Татарстанда сайлау көнендә фотобәйге узачак
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен, үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада...
-
Казанда "Ел хатын кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
2018 елда җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. Бүләкләү чарасының концерт залында узуы очраклы түгел - тантана дәвамында...