4 август 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районының “Ильхан“ җәмгыятендә яңа техника күрсәттеләр
Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыяте базасында яңа техника күрсәттеләр. Монда үткән зона семинарына безнең һәм тирә-күрше районнардан да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар килде. -Сездәге кебек семинар республикада тагын өч районда булачак, - ди аны оештыручыларның берсе- Казандагы техника сату буенча җәмгыять генераль директоры Харис Хуҗин. -Төп максатыбыз - яңа техника...
-
“Ильхан“ җәмгыяте базасында семинар булды, яңа техника күрсәттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Быел Чирмешән район территориясендә сигез янгын очрагы теркәлгән
Бу арада көннәр кызу торганлыктан, ут чыгу куркынычы нык арта. Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре йорт янында запас су, кул астында ут сүндергеч, очлы көрәк хәстәрләп тотарга киңәш итәләр. Җәйге каникуллар чорында бигрәк тә балаларны күз уңыннан ычкындырмау зарур: шырпы белән уйнамасыннар. Әнә узган елда балалар шаяруы аркасында Иске Сережкино авылында...
-
“Ильхан” – Чирмешән районында иң күп сөт сатучы җәмгыять
Республикада тәүлегенә 150-200 тонналап сөт сатучы Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш, Балтач районнары янәшәсендә терлекчелектә безнең күрсәткечләр һич тә мактанырлык түгел. Чирмешәннең күмәк хуҗалыклары, фермерлар бу көннәрдә 19 тоннага якын, ягъни былтыргы чама сөт сата. Бүген район хуҗалыкларында 1684 баш савым сыеры бар. Бу мал иң күбе "ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятендә (Түбән Кәминкә,...
-
Марат Кәбировның Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре: «Габделхәй абыйның концерт алдыннан аны тамашачылар белән очраштырмаска тырышуының сәбәбе бер генә түгел иде»
Башкортостанда соңыннан бик популяр булып китәчәк "Атна" гәзитенең баш мөхәррире булып, беренче саннарын әзерләп йөргән вакыт. Танылган җырчы белән әңгәмә кору исәбеннән Хәния Фәрхигә шалтыраттым. Ләкин сөйләшү бөтенләй бүтәнчә юнәлеш алды. - О-о, Марат! Әле үзем сине эзли идем. Безгә алып баручы кирәк бит. Шушы арада гына Чаллыда концертлары буласы...
-
Чирмешән районында Иске Котыш авылында Шохиннар 160 төргәк печән хәстәрләгән
Әйе, Иске Котышта Вячеслав Шохиннар кышкылыкка малларына шулкадәр печән әзерләп куйганнар. -Барын да үзем чаптым, үзем җыйдым, - ди Вячеслав Леонидович. -Бер тракторыбыз, аңа тагылма техника, әрҗәле УАЗыбыз булгач кемгәдер инәләсе түгел. 33 гектар мәйданда - пай җирендә күпьеллык үләннәр яхшы үсте. Иске Котышта савым сыерларын чиратлап көтәләр - бер...
-
БАЛАЛАРНЫ ҖИДЕ ЯШЬТӘН МАШИНАДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАЕШЫ БЕЛӘН КАПТЫРЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘ
Россиядә балаларны йөртүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында 7 яшькәчә балаларны җиңел машинада яки йөк машинасы кабинасында йөрткәндә бары тик махсус креслога утыртырга кирәк диелә. Ә 7-11 яшьлек балаларны исә йә махсус...
-
Җиләк саткан, бәпкә алган
Әмирдә яшәүче Гөлчәчәк Гыйниятуллина инде берничә ел рәттән җиләк җыеп сатып акча эшли. Быел да 15 чиләк җиләк җыйган. -Кемгә ничектер, мин үзем җиләк җыярга бик яратам, - ди Гөлчәчәк.- Көн дә барам. Өч-дүрт, хәтта бишь чиләк җиләк җыеп кайткан көннәрем дә булды. Әмир урманы, Каракиләк, Кармалка урманы безгә ерак...