Чирмешән районының “Ильхан“ җәмгыятендә яңа техника күрсәттеләр
Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыяте базасында яңа техника күрсәттеләр. Монда үткән зона семинарына безнең һәм тирә-күрше районнардан да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар килде. -Сездәге кебек семинар республикада тагын өч районда булачак, - ди аны оештыручыларның берсе- Казандагы техника сату буенча җәмгыять генераль директоры Харис Хуҗин. -Төп максатыбыз - яңа техника...
Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыяте базасында яңа техника күрсәттеләр. Монда үткән зона семинарына безнең һәм тирә-күрше районнардан да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар килде.
-Сездәге кебек семинар республикада тагын өч районда булачак, - ди аны оештыручыларның берсе- Казандагы техника сату буенча җәмгыять генераль директоры Харис Хуҗин. -Төп максатыбыз - яңа техника белән тагныштыру.
"Ильхан"ның үзендә дә чит илдә ясалган яңа машиналар аз түгел. Әйтик, "Тукано" комбайнын мактап туялмыйлар, яхшы, ышанычлы. Мондагы универсаль чәчкеч белән 1200 гектарда чәчү уздырганнар.
Әле бездә юк, әмма семинарда күрсәтелгән башка - "Карат" исемле икенче бер универсаль культиватор 35 сантиметр тирәнлектә, 6 метр киңлек алып җир йомшарта, бик җитештерүчән. Ашлама сиптергеч белән бөртеклеләр дә чәчәргә була. Билгеле, бүген күрсәтелгән "КЛААС" (CLAAS) төркеме тракторлары, тагылма агрегатлар ансат идарә ителә, озакка түзә, әмма бәяләре кыйммәт, аңа теләсә кемнең көче, мөмкинлеге юк. Әгәр федераль яки республика дәүләт программалары буенча алсаң, әлеге техника шактый юньгә төшәчәк.
Семинарда катнашучылар кайбер машиналарны эш процессында да карап бәяләделәр.
"Ильхан" җәмгыятендә дә быел яхшы уңышка өметләнәләр, кырлары матур. Кукурузларының Венгриядән кайтарылган орлыклар белән чәчелгәне 2 метрдан да биек, куе булып үскән, чәкәннәре формалашып килә. Биредә бу культура 430 гектар мәйдан били, малларга никадәр энергетик, туклыклы азык әзерләргә мөмкин, чәкәненнән фураж тарттырсаң икеләтә отасың.
Урак алдыннан мондый җыелыш-семинар зыян итми. Бүген җир эшкәртү технологиясе, уңышны югалтмыйча җыеп алу серләре, көзге чәчү хакында да сүз булды.
-Быел 15 мең гектарда уҗым культуралары чәчәсе бар, шуның 9 мең гектарын чиста пар җирендә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. -38 мең гектарда бөртеклеләр уңышын вакытында суктыру өчен ашыгып эшләү сорала, чөнки уракка, һава торышына бәйле рәвештә, соңрак керешәбез. Участоклар чүпләнә бара, бөртек дымлы. Орлык хәстәрләү дә кыен булачак. 13 киптерү агрегатын җитештерүчән файдаланырга тиешбез.
Инвесторларда яңа, куәтле комбайннар күп. Районда 94 комбайн бар икән, берсенә уртача 400 гектар туры килә. Бу күп димәссең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев