Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында Иске Котыш авылында Шохиннар 160 төргәк печән хәстәрләгән

Әйе, Иске Котышта Вячеслав Шохиннар кышкылыкка малларына шулкадәр печән әзерләп куйганнар. -Барын да үзем чаптым, үзем җыйдым, - ди Вячеслав Леонидович. -Бер тракторыбыз, аңа тагылма техника, әрҗәле УАЗыбыз булгач кемгәдер инәләсе түгел. 33 гектар мәйданда - пай җирендә күпьеллык үләннәр яхшы үсте. Иске Котышта савым сыерларын чиратлап көтәләр - бер...

Әйе, Иске Котышта Вячеслав Шохиннар кышкылыкка малларына шулкадәр печән әзерләп куйганнар.


-Барын да үзем чаптым, үзем җыйдым, - ди Вячеслав Леонидович. -Бер тракторыбыз, аңа тагылма техника, әрҗәле УАЗыбыз булгач кемгәдер инәләсе түгел. 33 гектар мәйданда - пай җирендә күпьеллык үләннәр яхшы үсте.

Иске Котышта савым сыерларын чиратлап көтәләр - бер баш малга бер көн чыгасы. Шохиннарда дүрт баш сыер бар, бозаулар, дуңгызлар да асрыйлар.

-Бик иртә торабыз, соң ятабыз, - ди Вячеслав. -Моңа күнелгән инде, мин җиденче класстан бирле колхоз эшендә чыныктым: комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы, тракторчы да булдым. Хәзер дә иренмибез, үзебезгә эшлибез бит. Ике студент укытабыз.

Шохиннар көн саен уртача 50 килограмм сөт саталар, итләренә дә хуҗа табылып тора. Сөт саву аппараты алганнар, районнан да яңа аппарат бирергә исемлеккә кертмәкчеләр. Яңа сарай төзергә 200 мең сум субсидияле булганнар. Савым сыерлары санын 8 башка җиткермәкчеләр. Печәннәре күп, яңа уңыштан фураж да алмакчылар. Нәсел ягын кайгыртып, быел сыерларын ясалма орлыкландырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined