4 апрель 2018 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр заказ бирделәр дә
Агымдагы елның икенче яртысында алдыру өчен, “Безнең Чирмешән“ (“Наш Черемшан“) газетасына 960 заказ карточкасы тутырылган да.
-
Чирмешән районында санитар-экологик икеайлык башланды
Торак пунктларны санитар чистартуны тизләтү, халыкның экологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә китерү максатында, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте.
-
Чирмешәндә каты йодрыклы кызлар бар
Уенын-чынын бергә кушсаң, районның кайбер кызлары белән артыгын шаярып та сөйләшергә ярамас. Араларында бик каты йодрыклылары бар икән: бер генә сугарлар...Чирмешәндә узган Бөтенроссия бокс турнирында безнең кызларыбыз шуңа инандырды.
-
Чирмешәндәге оешма җитәкчесе чиркәүне яктырткан
Редакциягә Түбән Кармалка авылы кешеләре шалтыратты, зинһар, Илдар Нуруллинга рәхмәт әйтеп языгыз әле, чиркәвебезгә ут кертеп бирде, акчасын да алмады: “Безнең коллективтан бүләк булсын,”- дип әйтте, диләр. Гозерне бик теләп үтибез, чөнки “Энерготехсервис” җәмгыяте директорының игелекле эш-гамәлләре моннан кала да байтак.
-
Чирмешән районындагы балалар бакчаларында тәмле ашаталар
Мәгариф оешмаларында балаларның туклануына аерым игътибар бирелә, аеруча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә.
-
Чирмешән егетләре армиягә китә
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бу язда 30дан артык якташыбыз солдат итекләре киячәк.
-
Бәркәтәдә яшәүче Зәйнәп әби туган көнен үткәрде
Бәркәтә авылында яшәүче Зәйнәп Тәүфыйк кызы Фазлыевага 90 яшь тулды.
-
Кабак бәлеше
Кабак бәлешен дә башка бәлешләрне ясаган кебек үк ачы камырдан ясыйлар, тик ясаганнан соң, мичкә тыкканчы табасында 30-40 минут кабарталар.