2 февраль 2016 яңалыклары
-
Чирмешән кибетләрендә срогы чыккан ашамлыкларны сатудан алганнар
Узган елның октябреннән декабрьгә кадәр районның кулланучылар хокукларын яклау хезмәте белгечләре контроль тикшерүләр вакытында сәүдә нокталарыннан, тулаем 15 мең сумлык бәягә, срогы чыккан товарларны ачыклаганнар. Гаепле кибет хуҗаларына хәзер штрафлар яный. -Сатучылар яраклылык срогын күзәтеп өлгерә алмыйбыз, дип акланган булалар. Тик моны махсус эшләүчеләр дә бар, ә зыян күрүчеләр -...
-
Лашманнар колхозны сагына
Узган елны Лашман һәм Әмир кырларын инвестор эшкәртеп, уңыш үстереп, пайчылар белән акчалата исәп - хисап ясаса да, авыл халкын элеккеге колхозның таралуы, "Сельхозтехника", "Сельхозхимия", катнаш азык заводы, ипи пешерү цехы биналарының кулланыш табылмыйча торулары нык борчый. Лашман авыл җирлегендә узган халык җыенында шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, газ...
-
Шентала районы Татар Әбдекие авылында II өлкә Сабан туе үтәчәк
27 январьда өлкә "Туган тел" татар оешмасы советы әгъзаларының җыелышы узды. Көн кадагына Шенталы районы Татар Әбедкиендә II өлкә авыллары Сабан туен уздыру мәсьәләсе куелган иде. Шуңа да утырышта махсус кунаклар - Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы, танылган эшкуар Хәбил Бикташев та катнашты....
-
Чирмешәннең яшь хоккейчылары финалда уйный
Чирмешәндә, "Юбилей" Боз сараенда хоккей буенча узган "Алтын алка" турнирының зона этабында безнең "Корыч ябалаклар" командасы (2003 - 2004нче елларда туган малайлар) беренче урынны яулап, финалга чыктылар. Аксубай командасы - икенче, Спасныкы - өченче, Әлки һәм Чистай командалары дүртенче һәм бишенче урыннарда.
-
Чирмешән районында кукуруз мәйданнары артачак
300 баштан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальникларын, җитәкчеләрне Балтач районының "Кызыл юл" хуҗалыгына җыеп тәҗрибә уртаклашканнар. Гомумән, терлекчелектән зур табыш алырга теләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөмкинлекләр бар. -Семинардан зур тәҗрибә туплап кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы...
-
Стаж тулы түгел
Госман абзый озак еллар колхозда эшләп пенсиягә чыккан. Уен-көлкеле, сүзгә оста кеше, мәҗлесләрдә урыны гел түрдә була. Баянчы бит ул. -Ничек соң, пенсияне күп аласыңмы?- дип сорагач, Госман абзый: - Ярый инде шунда. Минем бит кызлар белән кич утырып, гармун уйнап йөргән вакытларны стажга кертмәгәннәр, санамаганнар,- ди.
-
Чирмешәнлеләрнең мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмый
Бәркәтәдә хат ташучы юк. Бу турыда республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына хәтта ике тапкыр язып җибәргәннәр. Әлеге мәсьәлә уңаеннан без район почта элемтәсе начальнигы Любовь Фәтхетдиновага мөрәҗәгать иттек. -Бәркәтәдә почта бүлекчәсе вакытлыча ябык, - ди Любовь Александровна. - Әмма авылда хат ташучы бар, ул халыкка матбугат басмаларын тарата. Безнең...