1 июнь 2020 яңалыклары
-
2 һәм 3 июньдә Чирмешәндә – электрны, ә 2 июньдә газны сүндерәләр
Сишәмбе һәм чәршәмбе 2 һәм 3 июньдә 8дән 17 сәгатькә кадәр район үзәгендә электрны сүндереп торачаклар. Бу хакта “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясенә район электр челтәрләре начальнигы Рамил Кәримов хәбәр итте.
-
«Адәм баласы дөньяга елап туа. Димәк, аның еларга хакы бар»
Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп… Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп… Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр…
-
Аяклар җәйгә чыга
Көтеп алган җылы көннәр җитте. Матур күлмәкләр, ачык аяк киемнәре кия торган чак. Әгәр аякларыгыз җәйгә әзер булса, әлбәттә.
-
Чит илләрдә мәчетләрдә күмәк намаз укый башлаганнар
Коронавирус белән авыручылар саны кимү фонында чикләү чаралары йомшартылу ислам дәүләтләрендә озакка сузылган карантиннан соң мәчетләргә керү мөмкинлеге бирде. Бу хакта ИНТЕРФАКС хәбәр итә, дип яза «Татар – информ”.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО” күпьеллык үләннәрне чабып та бетерә
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең күпьеллык үләннәр үсүче мәйданнары 175 гектар чамасы. Алар үләннәрне иң сусыл вакытта чабып, киптереп калу нияте белән майның соңгы көннәрендә үк кырга чыкканнар.
-
“БИОАГРО” җәмгыятендә тырыш механизаторларны күрә беләләр
“БИОАГРО” җәмгыяте язгы чәчүдә яхшы эшләгән механизаторларына һәм машина йөртүчеләренә, эш күләме, сәгате һәм аның сыйфатына карап премия бирә. Алар мондый кызыксындыру чарасын май ае хезмәт хакы белән алачак.
-
Чирмешән районында караклар “Кармалка” нефть объектындагы 155 метр озынлыктагы кабельгә кызыкканнар
“Нефтепромстрой” җәмгыятенең “Кармалка” нефть объекты территориясеннән 155 метр озынлыктагы кабель урлаганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
-
Югары Кармалкадан да матур урын юк...
Ул Югары Кармалкага моннан 42 ел элек килеп эшкә урнаша. Өйләнгәч, совхоз яшь гаиләгә өй бирә. Шушы йортта Сәйфетдиновлар әле дә гөр килеп гомер итәләр.