Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында караклар “Кармалка” нефть объектындагы 155 метр озынлыктагы кабельгә кызыкканнар

“Нефтепромстрой” җәмгыятенең “Кармалка” нефть объекты территориясеннән 155 метр озынлыктагы кабель урлаганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, 23-29 майда район полиция бүлекчәсендә 57 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда дүрт җинаять эше кузгатканнар.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәткәрләре 26 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Бер машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен закон каршында җавап бирәчәк.

Билгесез адәмнәр бер якташыбызның банк картасыннан 15 мең сум акчасын урлаганнар.

Яңа Элмәле һәм Әккәрәй авылларыннан ике хатын-кыз тавыш чыгаручы ирләрен җаваплылыкка тартуны сораганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X