Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2 һәм 3 июньдә Чирмешәндә – электрны, ә 2 июньдә газны сүндерәләр

Сишәмбе һәм чәршәмбе 2 һәм 3 июньдә 8дән 17 сәгатькә кадәр район үзәгендә электрны сүндереп торачаклар. Бу хакта “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясенә район электр челтәрләре начальнигы Рамил Кәримов хәбәр итте.

-Бу – баганалар һәм электрүткәргечләрен алмаштыруга кагылышлы планлы эшләр белән бәйле, - дип аңлатты ул. -Совет, Нагорная, Титов, Дзержинский, Карл Маркс, Канаш, Беренче Май урамнарындагы оешмалар, учреждениеләр, кибетләр һәм торак йортлар вакытлыча электрсыз калачак.

Шулай ук, газ бүлү пунктында ремонт эшләре белән бәйле, 9дан 17 сәгатькә кадәр Чирмешәндә һәм Кирпеч заводында газ бирү туктатылып тора.

-Бу көнне газ җиһазларының краннарын ябу һәм газ слесарьләренең газ бирү хакындагы хәбәренә кадәр ачмыйча тору сорала, - диде район газ хезмәте начальнигы Илгизәр Минханов. -Әлеге уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Белешмәләр өчен тел. 04; 104; 2-50-06.

 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев