Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“БИОАГРО” җәмгыятендә тырыш механизаторларны күрә беләләр

“БИОАГРО” җәмгыяте язгы чәчүдә яхшы эшләгән механизаторларына һәм машина йөртүчеләренә, эш күләме, сәгате һәм аның сыйфатына карап премия бирә. Алар мондый кызыксындыру чарасын май ае хезмәт хакы белән алачак.

Җәмгыятьнең уңган механизаторлары куәтле чит ил тракторлары белән уртак тел тапканнар, бер ай чамасы вакытта тиешле гектарларда орлыкларны туфракка күмдереп бетергәннәр.

-Безнең җәмгыять районның 11 авыл җирлегендә 26 мең гектар җир эшкәртә. 6 мең гектарга якын җирдә көзге бодай чәчкән идек. 1000 гектарын пар җирләренә калдырдык. Калган мәйданнарда язгы бодай, арпа, рапс, көнбагыш чәчтек, - ди хуҗалыкның район бүлекчәсе идарәчесе Руслан Хәлиуллин. - Язгы чәчү вакытында көнне төнгә ялгап эшләгән егетләр мактау сүзләренә бик лаек.

Илһам Мортазин – арпа, Рәмзил Гарифуллин – бодай, Иске Үтәмеш егетләре Марсель һәм Рәмис Нигъмәтуллиннар – көнбагыш, Иске Сережкинодан Олег Ермишов рапс һәм арпа орлыкларын җир куенына салуда тырышып эшләгәннәр. КамАЗ шоферлары (Альберт Йосыпов, Вадим Айтыкин, Фәрхать Гатауллин, Таһир Шакиров, Илдус Нәгыймов, Сергей Краснов) орлык, ашлама белән өзеклек тудырмый, эшкә тоткарлык китермәгәннәр. Төягечтә эшләүче Тәлгать Сәлаховка тәүлекләр буе өенә кайтмыйча да эшләргә туры килгән.

-Язгы чәчүне вакытында башкарып чыгуда егетләрнең өлеше чиксез, - ди Руслан Солтан улы. - Билгеле, эшне дөрес итеп оештыру да зур роль уйный. Монысы инде тәҗрибәле баш агрономыбыз Шамил Гасыров һәм агроном Рафаэль Гыйләҗев өлеше.

Язгы чәчү бетү белән механизаторлар тагылма агрегатларын алмаштырып, тагын кырга чыкты, берәүләр шытымнарны тукландыруга керешсә, икенчеләре пар җирләрен эшкәртә башлады. Җәмгыятьнең “ял итүче” мәйданнарының яртысы чиста пар булса, икенче өлешен гәрчич чәчеп “сыйлыйлар”.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев