“ЧИРМЕШӘНАГРО” күпьеллык үләннәрне чабып та бетерә
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең күпьеллык үләннәр үсүче мәйданнары 175 гектар чамасы. Алар үләннәрне иң сусыл вакытта чабып, киптереп калу нияте белән майның соңгы көннәрендә үк кырга чыкканнар.
-Куәтле “Палессе” КПР-9 чапкычы белән Руслан Альфеев инде тиешленең яртысында үләннәрне чабарга да өлгерде, - ди җәмгыять директоры Илшат Гөзәеров. - Һавы торышы комачауламаса, чапкыч артыннан печән әйләндергеч, аннан соң пресс-подборщик чыгачак. Безнең маллар аз, атлар гына, шуңа азык күп кирәкми. Үзебездән артканы - сатуга.
Руслан Альфеев белән печән кырында, эш арасында сөйләшеп алдык.
-Мин бу җәмгыяттә әле беренче ел гына эшлим. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, ягулык, запас частьләр белән дә тоткарлык юк, - ди ул. - Кырга ук китереп, көнгә ике тапкыр ашлар белән сыйлыйлар. Эшләгән кешегә шартлар, хөрмәт бар.
Җәмгыять механизаторлары иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр кырда. Бүген агрегатлар чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртәләр. Кайбер техникалар пар җирләрендә. Ындыр табагында да берничә бригада эшли, складларны яңа уңыш ашлыгын салырга әзерлиләр.
Районның башка кайбер хуҗалыкларында да печәнгә төшәргә вакыт. Үләннәр өлгерде, алар барысы 5 мең гектар чамасы мәйдан били.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев