Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кармалкадан да матур урын юк...

Ул Югары Кармалкага моннан 42 ел элек килеп эшкә урнаша. Өйләнгәч, совхоз яшь гаиләгә өй бирә. Шушы йортта Сәйфетдиновлар әле дә гөр килеп гомер итәләр.

Бәркәтәдә туган Минабетдин һәм Фәүзия өчен Югары Кармалка үз авыллары кебек якын.

-Монда килеп урнашканыма, монда төпләнүемә бер дә үкенмим, - ди Минабетдин Шәмсетдин улы. –Элек совхозыбыз бай, һәр кешегә эш бар иде. Утыз еллап шунда хезмәт куйдым. Руслар, татарлар, чувашлар аңлашып эшләдек, әле дә туганнар кебек, аралашып яшибез. Авыл халкы яхшы бездә, үчле, усал түгел.

Сәйфетдиновлар Югары Кармалкада иң күп мал тотучылар икән. Авылдагы өч сыерның берсе алар абзарында, бер үгез дә симертәләр. Моннан тыш бүген утыз бройлер чебеше, 25 тавык, 35 каз бәпкәсе дә алар йортына ямь биреп тора.

Кош-кортка да иркен монда, бөтен җирдә чирәм, үлән үсә. Эре малыңны чыгарып арканларга да  урын күп. Куяннары ишле түгел, әмма бар. Ярымвеликан токымлы берсе алты кило авырлык җыйган.

Ишегалдындагы көпчәкле тракторны да кабызгалап эшләтәләр, азык әзерләгәндә аның еш кирәге чыга.

Чыгышлары белән Бәркәтәдән Сәйфетдиновлар туган авылларына еш кайталар, Фәүзиянең әнисе әле дә анда яши. Хәл беләләр, булышалар.

-Югары Кармалкада су, газ, ут проблемасы юк, әмма безнең яктагы Нагорная урамында яз-көз юл гына начар. Шуңа күрә кайвакыт чүп җыю машинасы да урамга керә алмый, - ди Минабетдин Сәйфетдинов.

Нина Михайловна Любимова да Югары Кармалкадан да яхшы урын юк, магниты бар сыман, ди. Монда гел кайтасы килеп, сагынып яшәгән. Инде ике ел чамасы бу авылда тора, йорт сатып алган. Утыз еллап Әлмәттә яшәгән икән. Ике улы, ике кызы шәһәрдә. Әбисе янына оныклар еш кайта икән.

Нина Михайловна үрдәк бәпкәләре, тавыклар асрап юана, шөгыльсез тормый. Хәзерге тормышыннан бик канәгать.

-Миңа 4 яшь ярым чакта, чирләп, әниебез вафат булды, ике бала ятим калдык. Әти Түбән Кармалкада икенче кеше белән гаилә коргач, безне - балаларын да шунда сыендырды.

 

-Әти Кемерово ягы кешесе иде, әни белән анда өйләнешкәннәр дә, Югары Кармалкага кайтып урнашканнар. Монда нәрсә ошагандыр, белмим. Колхозда эшләде ул, - ди ветеран. -Хәер, үзем дә әбием яшәгән бу авылны якын итәм, башка каядыр китү турында бер дә уйламыйм. Табигате матур,  шартлар яхшы. Халык кына азайды, яшьләр читкә китә. Совхоз вакытында Югары Кармалка бөтенләй икенче иде.

Нина Любимова авылдагы агач чиркәүне сүткән мизгелләрне дә хәтерли. Аны трактор белән тарттырып ишкәннәр.

-Кемгә комачаулагандыр ул, белмим. Олыраклар андагы иконаларны өйләренә алып киттеләр, әбидә дә бар иде алар, дип, ул чакта бала гына булган якташыбыз үткәндәге кайбер вакыйгаларны да искә төшерде.

Ә Югары Кармалка яши әле. Монда тирә-ягы чип-чиста, матур йортлар дистәләп. Буш, тирәсе җыештырылмаган, “ятим” йортлар исә күбрәктер. Ничек кенә булмасын, авылны сагынып кайталар, биредәгеләр аны саклап, ямь табып яшиләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев