Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Туймәт авылыннан Илсөяр Гатина “Нечкәбил” бәйгесенең финалына узган

Туймәт авылыннан Илсөяр Гатина "Нечкәбил" ана һәм гаилә матурлык конкурсының Бөгелмә шәһәрендә узган "Гаиләм канаты астында" исемле сайлап алу турында катнашты һәм финалга узды. Конкурсның финалы ноябрь ахырында үтәчәк. Илсөяр бәйгегә нык әзерлек белән барган. Быел каенатасы Минәхмәт белән каенанасы Фәридәнең гаилә корып яши башлауларына 55 ел тулган. Бу уңайдан...

Туймәт авылыннан Илсөяр Гатина "Нечкәбил" ана һәм гаилә матурлык конкурсының Бөгелмә шәһәрендә узган "Гаиләм канаты астында" исемле сайлап алу турында катнашты һәм финалга узды. Конкурсның финалы ноябрь ахырында үтәчәк.


Илсөяр бәйгегә нык әзерлек белән барган. Быел каенатасы Минәхмәт белән каенанасы Фәридәнең гаилә корып яши башлауларына 55 ел тулган. Бу уңайдан оештырылган гаилә бәйрәменең видео вариантын жюрига да тәкъдим иткән. Төп йортта яшәүче киленнең әти-әнисенә булган игътибары аларга да бик ошаган.

-Конкурсның шарты буенча, анда гаиләбезнең альбомын, шамаил, бәйләнгән кул эшләре дә алып бардым, - ди Илсөяр. - "Минем гаиләм - минем терәгем" темасына язылган иншада да нык, тату гаиләбезнең яшәешен сурәтләдем. Уңышларымда гаиләмнең дә, хезмәттәшләремнең дә өлеше бар, рәхмәт, һәр эшемдә ярдәм итеп, куәтләп тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined