Чирмешәннең 5-7 яшьлек сабыйлары жюрига коктейльләргә кадәр ясап күрсәткәннәр
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында “Яшь оста” (“Юный мастер”) (BabySkills) чемпионатының төбәк этабында өч сабыебыз катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.
Аларны муниципаль этапта катнашкан 42 конкурсант арасыннан сайлап алганнар. 5-7 яшьлек балалар барлыгы унбер компетенциядә (салатлар, сэндвичлар әзерләүдә, сөйләм, музыка тыңлау дәресләре үткәреп, кием комплектлары ясауда) ярыштылар.
Чемпионатның төбәк этабы онлайн форматта узды. “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Илья Буслаев пешекче эше компетенциясендә катнашты. Малай жюри әгъзаларына салат, коктейль, бутерброд әзерләп күрсәтеп, “Креатив һәм стандарт булмаган фикерләү өчен” номинациясендә җиңү яулады. “Әкият” балалар бакчасыннан Сөембикә Бәдретдинова рәсем ясау осталыгын күрсәтте. Ул - “Иң талантлы” номинациясе җиңүчесе. “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче Мария Степанова физик культура, спорт һәм фитнес компетенциясендә катнашты. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм медальләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев