Чирмешән яшьләре студентлар көнендә белемнәрен сынады
Бәйгеләр

Чирмешән яшьләре студентлар көнендә белемнәрен сынады

25 гыйнварда Студентлар көнендә «Орион» яшьләр үзәгендә «Титаннар көрәше» интеллектуаль бәйгесендә эшче яшьләр вәкилләре, аграр техникум студентлары һәм Чирмешән лицееның 10-11 сыйныф укучылары очрашты.

- Уен бик күңелле, җанлы, кызу темпта үтте. Студентларыбыз һәм укучыларыбыз, гомумән, яшьләребез арасында сәләтле, сәнгатькә оста кешеләр шактый икән. Алар үзләрен киң эрудицияле, талантлы буларак күрсәттеләр, - диде яшьләр үзәге директоры Ирина Суворова.

Бәйге барышында ярышучылар “Минем туган ягым”, “Табигать тавышлары”, “Фотомоментлар”, “Видеомоментлар” кебек номинацияләрдә сорауларга җавап биреп, баллар җыйдылар. Нәтиҗәләр буенча, Чирмешән лицее командасы – җиңүче, аграр техникум студентлары икенче урында, эшче яшьләр – өченче.

Катнашучылар дипломнар һәм бүләкләргә ия булды.

Ирина Суворова фотолары.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев