Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган “Автоледи” бәйгесенә бер әни яшь баласы белән килгән

Чирмешәндә узган “Автоханым – 2021” бәйгесенең иң яшь катнашучысына 4 ай иде. Язилә әнисе - Минзилә Мортазина кулыннан бер төшмәде. Ярдәме тиде бугай – Мортазиннар бүгенге бәйгедә икенче урын яуладылар.

-Беренче тапкыр шундый ярышта катнашам, - ди ике бала әнисе Минзилә. – Машина йөртү стажым биш ел. Бүгенге заманда хатын-кызга техника бик кирәк. Йомышың төшсә, теләсә кайсы вакытта руль артына утырасың да, чыгып китәсең. Ирем белән, машинабызны чиратлашып йөртеп, Кырымга да, Мәскәүгә дә бардык.

Гомумән, быелгы бәйгедә, башка еллар белән чагыштырганда, күп кеше катнашты. Үз көчләрен сынап карарга җиде ханым килгән. Бәйге өч этапта узды, әүвәл гүзәл затларның юлда йөрү кагыйдәләрен тикшерделәр. Дөресен әйткәндә, кайберәүләр өчен кагыйдәләрне искә төшерү авыррак булды. Куркасы юк, анысы, дөрес җавап бирмәгән өчен йөртү таныклыгын алмыйлар.

Юлда төрле хәл килеп чыгарга мөмкин, шул очракта нәрсә эшләргә, нинди хезмәтләргә шалтыратырга? Бүгенге бәйге барышында бу турыда да сөйләштеләр.

-Өч ел автомобиль йөртәм, дөресен әйткәндә, машинада йөрергә бик яратам, - ди Иске Элмәле кызы Анастасия Селиванова. – Юлда төрле очракларга очраганым бар. Бер елны, бозлавыкта, машинам белән юл кырыена төшеп киттем. Бервакыт тәгәрмәч тишелде, ярдәм көтеп тормадым, үзем алмаштырдым. Бәйгедә теләп катнашам, элек тә килергә булган икән, дим. Юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерергә менә дигән форсат.

Сүз уңаеннан, фигуралы дистанцияне Настя беренче булып узды. Күрсәткече дә яхшы. Ләкин полициядә кинолог булып эшләүче Алинә Дмитриевага тиңнәр булмады. Ул инде “Автоханым” бәйгесендә өченче тапкыр катнаша, бер елны Казанда да район данын яклады. Быел аңа кабат республика күләмендә үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк, чөнки район бәйгесендә ул беренче урын алып, беренче дәрәҗә кубокка һәм “Автоледи 2021” титулына лаек булды.

Конкурста һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

фото: автор

Чирмешәндә "Автоледи-2021" бәйгесе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев