Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә рус, чуваш балалары татарча сөйләшә

Түбән Кармалка, Әккәрәй урамнарында, кибетләрдә, авыл халкыннан татар телендә интервью алганнар. Рус, чуваш мәктәпләре арасында узучы "Мин татарча сөйләшәм!" дип аталган район бәйгесенең мәктәп этабы биремнәре шуннан да гыйбарәт иде. Светлана Еферова (Әккәрәй мәктәбенең татар теле укытучысы): -Укучылар урамда очраган авылдашларыбыз белән, кибетләргә барып сатучылар белән татар телендә аралашып карады....

Түбән Кармалка, Әккәрәй урамнарында, кибетләрдә, авыл халкыннан татар телендә интервью алганнар. Рус, чуваш мәктәпләре арасында узучы "Мин татарча сөйләшәм!" дип аталган район бәйгесенең мәктәп этабы биремнәре шуннан да гыйбарәт иде.


Светлана Еферова (Әккәрәй мәктәбенең татар теле укытучысы):

-Укучылар урамда очраган авылдашларыбыз белән, кибетләргә барып сатучылар белән татар телендә аралашып карады. Авылда күпчелек олылар татар телен яхшы белә икән. Әйтик, фермада эшләүче Андрей Сипатров бик иркен сөйләшә. Балалар ФАПка дәва алырга килгән әби кеше - Елена Калмыковадан интервью алдылар, ул да татар телен яхшы белә. Ә менә яшьрәкләр арасында андыйлар аз.

Бәйге шартларында язылганча, башлангыч сыйныф укучылары "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе эмблемалары, буклетлар ясады. Татар телен иң яхшы белүче укучыларыбыз исә бәйгенең район этабында катнашачак.

Миләүшә Мөхәммәтҗанова (Түбән Кармалка мәктәбенең татар теле укытучысы):

-Бу акция барышында укучыларыбыз, укытучыларыбыз да фәкать татар телендә генә аралашты. Шулай ук укучылар дусларга хат яздылар, авыл җирлегендә булган сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларына барып татар телендә интервьюлар алдылар. Чара вакытында 40ка якын кеше татарча сөйләшүгә җәлеп ителде.

Бәйге укучыларга, укытучыларга гына түгел, рус милләтеннән булган авыл халкы өчен дә бик мавыктыргыч, кызык чара булды. Укучылар тарафыннан бүләк итеп әзерләнгән "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең эмблемалары да авылдашларның күңеленә хуш килгәндер. Мондый чаралар укучыларда татар теленә кызыксынуны тагын да арттырыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined