Чирмешән районында Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды
Бәйгеләр

Чирмешән районында Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды

2016 ел йомгаклары буенча, районның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия лауреатлары ачыкланды. Район башлыгы карары нигезендә, бу дәрәҗәле бүләккә "Техтранссервис" җәмгыяте генераль директоры, Чирмешәндә яңа мәчет төзетүче игелекле эшкуар Миндар Әгъләмов, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Илһам Мортазин, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллиналар лаек булдылар. Лауреатларга таныклыклар,...

2016 ел йомгаклары буенча, районның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия лауреатлары ачыкланды.


Район башлыгы карары нигезендә, бу дәрәҗәле бүләккә "Техтранссервис" җәмгыяте генераль директоры, Чирмешәндә яңа мәчет төзетүче игелекле эшкуар Миндар Әгъләмов, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Илһам Мортазин, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллиналар лаек булдылар. Лауреатларга таныклыклар, премияләр, тантаналы шартларда, Габдулла Тукайның туган көнендә - Шигърият бәйрәмендә тапшырылачак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев