Чирмешән балалары полиция хезмәткәрләрен «ясаганнар»
Бәйгеләр

Чирмешән балалары полиция хезмәткәрләрен «ясаганнар»

Район эчке эшләр бүлекчәсе Балаларны халыкара яклау көне кысаларында «Полиция Степа абзый» балалар иҗаты бәйгесенең җирле этабын уздырды. Конкурста катнашучылар төрле материаллар файдаланып (гипс, пластилин, балчык, картон һәм башкалар), эчке эшләр хезмәткәрләренә багышланган кул эшләнмәләре ясарга тиеш булганнар. Әлеге бәйгедә катнашучыларның иҗат җимешләре хокук саклаучыларның югары бәясен алган. Лашманнан Азалия...

Район эчке эшләр бүлекчәсе Балаларны халыкара яклау көне кысаларында «Полиция Степа абзый» балалар иҗаты бәйгесенең җирле этабын уздырды.


Конкурста катнашучылар төрле материаллар файдаланып (гипс, пластилин, балчык, картон һәм башкалар), эчке эшләр хезмәткәрләренә багышланган кул эшләнмәләре ясарга тиеш булганнар. Әлеге бәйгедә катнашучыларның иҗат җимешләре хокук саклаучыларның югары бәясен алган. Лашманнан Азалия һәм Ранис Нурлыевларның, Чирмешәннән Артур һәм Тимур Селивановларның, Елизавета Серендееваның, Туймәттән Сөмбел Шәрифуллинаның эшләре республика турына да җибәрелгән.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев