Бәйгеләр

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе республика бәйгеләрендә беренче, икенче, өченче булды

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе берьюлы диярлек өч бәйгедә җиңүчеләр арасына керде. "Эколидер" республика бәйгесендә, табигатьне саклауга кагылышлы язмалар өчен, шәһәр һәм район газеталары арасында "Матбугат басмаларында иң яхшы язма" номинациясендә беренче урынны яуладык, былтыргы уңышыбызны кабатладык. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы программаларны яктыртуга кагылышлы "Халык хөрмәте" бәйгесендә, аерым...

"Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе берьюлы диярлек өч бәйгедә җиңүчеләр арасына керде.

"Эколидер" республика бәйгесендә, табигатьне саклауга кагылышлы язмалар өчен, шәһәр һәм район газеталары арасында "Матбугат басмаларында иң яхшы язма" номинациясендә беренче урынны яуладык, былтыргы уңышыбызны кабатладык.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы программаларны яктыртуга кагылышлы "Халык хөрмәте" бәйгесендә, аерым номинациядә, газета өченче урында.

Газетаның баш редакторы Кадыйр Гомәровка дәүләт хезмәте турында язмалар бәйгесендә икенче урын бирделәр.

Автор фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Безнең Чирмешән редакциясе газетасы өченче булды икенче бәйгесендә республика беренче

Нет комментариев