Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде

"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Безнең бакча" дигән фотобәйгедә Кармыштан Гыймадиевлар гаиләсе җиңүче булды. Бәйгедә бу юлы да безнең даими укучыларыбыз, Гыймадиевлар гаиләсе активлык күрсәтте, алар беренчеләрдән булып фоторәсем җибәрделәр. Алай гына да түгел, тавыш бирү барышы белән гел кызыксынып тордылар, үзләренә "җанатарлар" да таптылар. Гыймадиевлар исәбендә 27 тавыш һәм лаеклы...

"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Безнең бакча" дигән фотобәйгедә Кармыштан Гыймадиевлар гаиләсе җиңүче булды.

Бәйгедә бу юлы да безнең даими укучыларыбыз, Гыймадиевлар гаиләсе активлык күрсәтте, алар беренчеләрдән булып фоторәсем җибәрделәр. Алай гына да түгел, тавыш бирү барышы белән гел кызыксынып тордылар, үзләренә "җанатарлар" да таптылар. Гыймадиевлар исәбендә 27 тавыш һәм лаеклы беренче урын.

Сосновкадан Прокопьевлар гаиләсенең "әкияттәгедәй почмак" та сайт укучыларыбызны битараф калдырмады. Әлеге фотога уңай комментарийлар да күп булды. Прокопьевлар икенче урында.

Урманасты Үтәмештән Хөсәеновлар һәм Чирмешәннән Ибәтовлар бакчалары быел шау чәчәктә утырган. Бүген ул матурлыкны, кыш җитте бит, фотоларга карап, сагынып искә алырга гына мөмкин. Әлеге бакчалар күренешләре дә байтак тавыш җыйды.

Бәйгедә катнашкан "Чишмәкәй" балалар бакчасы (Чирмешән) коллективына да аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шушы көннәрдә Илфат һәм Гүзәл, Гөлназ Гыймадиевларга, бәйгедә җиңүләре белән котлап, Диплом һәм истәлек бүләге тапшырдык. Яңа ел алдыннан алар өчен бу зур сөенеч булды.

-Бәйрәмнәрдә эшебез күп әле, -диләр Гыймадиевлар.- Без бит концертларда, төрле уеннарда да еш катнашабыз, шуннан ямь табабыз. Ә Яңа елны гаиләбез белән бергәләшеп каршыларга күнеккәнбез.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined конкурсы бүләкләде Безнең Чирмешән бәйгедә редакциясе газетасы җиңүчеләрне