Яшәүче авылында күптән түгел туристлар булып китте. Алар мондагы серле ташларны карарга килгәннәр
Әлеге авыл янәшәсендәге зур йомры ташлар (халык аны Ташказан дип атый) күпләрне кызыксындыра.
-Май бәйрәмнәренең бер көнендә Түбән Кама шәһәреннән егермеләп кеше килеп, авылыбызны, Ташказанны, репрессия, кулакларга каршы көрәш елларына кагылышлы “Лишуннар тавын” күреп киттеләр. Имамыбыз Фаил абый Мортазин барысы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләде. Кунакларыбызны авыл клубында табын көйләп сыйладык. Удмуртиядән килгән бер пар да Ташказанга сокланып китте. Шулай итеп, серле ташлар сукмагыннан кеше өзелми, -ди Яшәүче авылы клубы мөдире Гөлсирин Таҗиева.
Гөлсирин Таҗиева фотолары
Нет комментариев