Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

“Ромашка” балалар бакчасындагы малайлар һәм кызлар мода күрсәтте

Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасында “Эко – Мода”  бәйрәме узды. Биредә кул астындагы кирәксез материаллардан эшләнгән кием модельләре күрсәттеләр.

 

-Бакчада тәрбияләнүче балалар чүп-чар, фасовкалау пакетлары, газета, обой кисәкләреннән эшләнгән киемнәрне тамашачылар хозурына тәкъдим иттеләр, - диде бакча мөдире Наталья Чернова. – Яшь модельләрнең чыгышлары алкышларга күмелде.

Костюмнар әзерләгәндә кулланылган материалларның төрлелеге шаккатырды. Бу, үз чиратында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең бер алымы да булып тора.

Тәрбияче Миләүшә Садриева әзерләгән әлеге чара чын бәйрәмгә әверелде. Костюмнарны күрсәтү дефиле формасында оештырылып, модельләрнең чыгышлары музыка белән үрелеп барды, һәр костюм турында аңлатма бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев