Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу кызыклы

«Булачак хатыныгызда 4 нәрсәгә игътибар итегез»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд болай дип әйткән: «Булачак хатыныгызда дүрт нәрсәгә игътибар итегез: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диндә булуына. Диндә булганына ирешергә тырыш, юкса оттырырсың!». Тагын бер хәдистә: «Һәрберегез – көтүче, һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы булачак. Имам (җитәкче) – көтүче, ул үзенең халкы өчен җавап бирер. Ир – үз гаиләсендә көтүче, шул хакта җавап бирер. Хатын – өендә көтүче, шул хакта җавап бирер», – диелә.

Дөнья – мәшәкать йорты, һәм тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа кешеләр бер-берләренә юл бирә белергә тиеш. Тар юлда машиналар бер-берсенә юл бирмәсәләр, алар һәлакәткә юлыгачаклар. Шулай ук ир белән хатын да үзара килешмәсәләр, аңлашмасалар, ачуланышуга, сугышуга, хәтта, Аллаһы сакласын, аерылуга җитәргә мөмкиннәр. Әгәр ир белән хатын икесе дә иманлы һәм диндә булсалар, бу гаилә, иншә Аллаһ, нык булачак. Аллаһы Тәгалә барлык гаиләләргә һидаять, нык иман, тынычлык, иминлек биреп, сабырлык һәм ризалыкта, үзара күркәм мөнәсәбәттә булырга насыйп итсен.
Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев