Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Югары Чегодай балыкчысы бу көннәрдә кармакны тирәнгә салмый

Балык тоту – отышлы, комарлы уен сыман, бер мавыктыңмы, үзеннән җибәрми - яңа танышыбыз шулай ди.

Сергей Барсуков белән Югары Чегодай авылы үзәгендәге буа ярында, балык чирттереп утырган вакытында гапләшеп алдык.

-Йортыбыз моннан ерак түгел. Вакыт булганда шунда килеп кармак салам, ике-өч сәгать утырып кайтам шулай, - ди һәвәскәр балыкчы.

Ул бүген дә монда иртәнге алтыдан, сәгать тугызларга уңышы – ярты чиләк чамасы эреле-ваклы кәрәкә (карась).

-Монда бүтән балык юк, аларны суалчанга тотам, кукурузга да эләктерергә мөмкин, - ди Сергей Федорович.

Ул тәҗрибәле балыкчы икән. Гадәттә, бу шөгыленә боз китүгә керешә.

-Хәзер саерак, су өсте җылына төшкән урыннарда яхшырак чиртә. Шуңа күрә кармакны бик тирәнгә салмыйм, 25-35 сантиметрга гына. Балык тоту – азарт, күңелгә рәхәтлек, ял, шул ук вакытта ризык юллау да, - диде  саубуллашканда Сергей агай.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев