Фрикаделькалы кычыткан ашы
Бу кызыклы

Фрикаделькалы кычыткан ашы

Гөлнур Мостафинадан кычыткан ашы рецепты

Май  кычытканыннан да файдалырак үсемлек юк, ди табиблар. Шуңа күрә бу айда һич югы 2–3 тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга киңәш итә алар.

Кайнап торган суга бераз кыздырылган фрикаделька, бәрәңге, кишер һәм суган салабыз. Пешеп җиткәндә, туралган кычыткан, 2 йомырка туглап, шулпага болгата-болгата өстибез. 1–2 минут кайнаткач, сүндерәбез.

Туралган яшел суган кыягы салып, табынга бирәбез.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев