Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәнлеләр 2010 елның корылыклы җәен онытмыйлар

Быелгы һава шартларын үзеннән-үзе 2010 елның җәе белән чагыштырабыз. Ул чакта да корылык булды, озак вакыт явым-төшем күрмәдек, уңыш кинәндермәде. Ирексездән, үземнең көндәлекләрне ачып карадым.

2010 елда, кемдә ничектер, мин язганнар буенча, Чирмешәндә апрель азагында ук кишер, суган, 21 майда кыяр чәчелгән.

3 май. 28 градус кызу.

4 май. Бәрәңге чәчелде – утыртылды.

5 май. 30 градуска кадәр җылытты. Яңгыр кирәк.

12 май. Күмәк хуҗалыкларда әлегә 60 процент мәйдан чәчелгән.

23 май, 26 май, 28 май. Бераз яңгыр сибәләде.

Июньдә язылганнар. Бик кызу, яңгыр юк, су бетеп ала.

26 июнь. Температура, җылылык 38 градуска җитте. Бар да “яна”.

Июльдә дә шул “картина”: яңгыр яумый, кыздыра, 11 июльдә җылылык - 42, ә 28 июльдә 43 градус күрсәтә. Суларга һава юк.

17 август. Бүген “җиләсрәк”, 30 градус кына.

21 август. Быел җәй беренче тапкыр яңгыр яуды.

24 август. 10 сутый җирдән 17 чиләк бәрәңге алдык. Юк. Алла ярдәмен бирер әле, исән булыйк.

Ул елны Омскийдан алып кайткан бәрәңге саттылар. 11 капчык бу ризык киләсе елга, яңа уңышка кадәр җитте.

Күрәсез, нык корылыгы белән тарихка кергән 2010 ел быелгыдан кырысрак, яманрак булган. Быел ул чактагы кебек үк көйдермәде, соңрак, 20, 22 июльдә булса да яхшы ук яңгыр яуды. Моңа кадәр дә кайбер авылларда явым – төшемнәр җирне бераз юешләтеп алды. Быел бөртеклеләр, суган уңмады. Тырышкан кеше печән хәстәрләде. Хәер, төрле җирдә хәл төрлечә. Кайдадыр чөгендер, кабак орлыклары тишелмәде дә, кайдадыр алар күкрәп үсә. Ә бәрәңге сабагы яшел әле, димәк, уңышсыз калмабыз.

Ә сезнең көндәлекләрдә нәрсәләр язылган, аларны укыйсызмы?

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев