Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешән суганын Брежневка алып киткәннәр

Без бу хакта язган идек.

55 ел элек

Узган елда чирмешәнлеләр ДОСААФ автомотолотерея билетларына 2 мотоцикл һәм 2 мопед оттылар.

“Ленин юлында” – 9 август, 1967 ел.

Чирмешәннең үзәк урамында күпфатирлы ике катлы йортлар саны арта бара. Монда күптән булмаган кеше әлеге урамны танымас та иде.

“Ленин юлында” – 13 август, 1967 ел.

“Новый путь” колхозында (Лагерка) узган елда механизаторлар һәм терлекчеләр йортлары, тегермән, азык әзерләү цехы сафка бастырылды. Ә хәзер 3000 центнерга исәпләнгән бөртек склады, ә аннан соң 100 баш бозауга абзар төзелеше төгәлләнә. Николай Прокопьев бригадасы исә сыерлар абзары һәм кибет төзи. Болардан тыш, алар мәктәп янкормасы күтәрәләр һәм спорт мәйданчыгы ясыйлар.

“Ленин юлында” – 13 август, 1967 ел.

Шушы көннәрдә Бәркәтә авылы клубында Нигъмәтулла Мостафинны Совет Армиясе сафларына озатуга кагылышлы кичә оештырылды.

“Ленин юлында” – 13 август, 1967 ел.

Фрунзе исемендәге (Әккәрәй, Ивашкино) һәм “Бүләк” (Лашман, Әмир) колхозлары дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәделәр.

“Ленин юлында” – 18 август, 1967 ел.

Быел район мәктәпләрендә 9981 укучы парта артларына утырачак, шуларның 1292се – беренче сыйныф балалары.

“Ленин юлында” – 1 сентябрь, 1967 ел.

 

50 ел элек

Хәзер кирпечтән башка бер генә төзелешне дә күз алдына китереп булмый. Чирмешән төзелеш-монтаж идарәсенең кирпеч заводы продукцияне беренче ел гына чыгарса да, коллектив яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

“Ленин юлында” – 12 август, 1972 ел.

“Шушма” хуҗалыгыннан (Бәркәтә) Имам Кашапов “ЗИЛ” автомашинасы белән кырга ашлама чыгара, көненә 30ар рейс ясый. МТЗ-50 тракторында эшләүче Имам Әхмәтҗанов та смена нормасын арттырып үти.

“Ленин юлында” – 16 август, 1972 ел.

“Победа” колхозы сыер савучысы Валентина Чернышева (Түбән Кармалка)  тырыш хезмәт куеп, Мәскәүдәге халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә - ВДНХда катнашу хокукына ия булды.

“Ленин юлында” – 23 август, 1972 ел.

Киров исемендәге колхозда (Утыз Имән) кирпеч заводы төзелде. Монда сезонга 500 мең данә кирпеч сугылачак.

“Ленин юлында” – 23 август, 1972 ел.

 

45 ел элек

Узган уку елында райондагы урта мәктәпләрне 844 укучы тәмамлады. Бу уку елында районга урта махсус һәм югары белемгә ия булган 45 яшь белгеч – укытучы киләчәк.

“Ленин юлында” – 5 август, 1977 ел.

Коммунист Илья Ильич Сидоров Фрунзе исемендәге колхозда күп еллардан бирле механизатор һәм трактор бригадасы бригадиры булып эшләде. Хезмәтендәге уңышлары өчен ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.

“Ленин юлында” – 27 август, 1977 ел.

 

40 ел элек

Безнең районда 1 сентябрь көнне 6500 укучы парталар артына утырачак, шул исәптән 540 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Мәктәпләрдә 450 укытучы белем бирәчәк.

“Ленин юлында” – 1 сентябрь, 1982 ел.

 

35 ел элек

Фрунзе исемендәге колхоз кырларында борчак суктыруда әтисе Василий белән - Таисия Трофимова, ә арыш сугуда - әтисе Петр белән Наташа Малинова әйбәт эшлиләр. Комсомол кызларның комбайнчы ярдәмчесе булып беренче генә ел эшләүләре.

“Ленин юлында” – 7 август, 1987 ел.

Әмирдәге шикәр чөгендере кабул итү пунктында өч бушаткыч һәм башка техникалар старт сызыгына куелган. Хәзер чөгендерне кагатларга салу урыннары чистартыла, анда вак таш түшәлә.

“Ленин юлында” – 21 август, 1987 ел.

Быел дәүләткә район буенча 2600 тонна суган сатылырга тиеш. Аның 252 тоннасы әзерләүчеләр тарафыннан кабул ителде инде. Чирмешән суганы иң элек Казан һәм Брежнев шәһәре (Яр Чаллы – ред.) кулланучыларына озатыла.

“Ленин юлында” – 22 август, 1987 ел.

 

30 ел элек

Безнең районда Америка белгечләре булып китте. Алар Америка технологиясе буенча игелүче кукуруз кырларын карадылар.

“Ленин юлында” – 5 август, 1992 ел.

Бәркәтәнең зур күпереннән Чумачка ДНСына кадәр (8 километр) юл күтәрелде, аның өстенә таш түшәлә.

“Ленин юлында” – 5 август, 1992 ел.

Свобода поселогында яшәүче кеше калмады. Ике карчык: 84 яшьлек Аксинья Кутькова һәм 74 яшьлек Матрена Туркиналар җәй айларында туган нигезләренә вакытлыча кайтып торалар, ә кышны балаларында чыгалар.

“Ленин юлында” – 5 август, 1992 ел.

Экстрасенслар, психотерапевтлар, психодәвалаучылар безнең районда да бар икән.

“Ленин юлында” – 5 август, 1992 ел.

1939 елда район үзәгендәге дәүләт учреждениеләрендә һәм Чирмешәнннең Совет урамында коммуналь электр станциясеннән беренче электр уты кабызылган.

“Ленин юлында” – 7 август, 1992 ел.

Узган чорларда колхозларга өсте-өстенә яңа техника кайтып торды. Эшкә ярарлык комбайнмы, трактормы ул, күрсәтелгән срогы җиттеме, алар гамәлдән чыгарылды. Хәзер заманалар үзгәрде, искеләрен яңартырга туры килә.

“Ленин юлында” – 11 август, 1992 ел.

Архив фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу рубриканың дәвамлы булуын телим.Таныш исемнәр хәтирәләрне яңарта.