Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Алдагы ел искиткеч бәхетле булырга тиеш!

Кытайда моңа тамчы да шикләнмиләр. Ни өченме?

2023 елның хуҗасы — Куян. Көнчыгыш календаренда ул - дүртенче җәнлек. Өстәвенә, киләсе ел Ай циклының дүртенче елы булачак икән. Бу сәбәпле, 2023 ел бик бәхетле булырга тиеш, дип ышандыра кытайлылар.

Куян елы ниләр вәгъдә итә? Бу җәнлек — йомшак, назлы, шәфкатьле. Ул үзенең токымы, гаиләсе турында хәстәрлек күрүчән. Астрологлар билгеләвенчә, алдагы ел шуңа тыныч һәм гармонияле булырга тиеш. Гаилә җылысы һәм иминлек хөкем сөрәчәк.

Куян елы безгә шәфкатьлелек, романтика, якыннар белән аралашу, гаилә бәхете китерергә тиеш. 2023 елда конфликтларга һәм талашуларга урын булмаячак.

Куян күпләрнең шәхси тормышына зур һәм матур үзгәрешләр китерәчәк. Өч үзгәрешнең берсен көтегез:
күптән көткән кешең, ягъни күкләр тәгаенләгән “икенче яртың” белән очрашу;
өйләнү яки кияүгә чыгу; яңа кешегә гомер бирү.

Куянда кыюлык һәм тәвәккәллек кебек сыйфатлар барлыгын да онытмагыз. Әйе, әйе! Бу озын колаклы йомшак җан иясен куркак кына димәгез. Шуңа күрә алдагы елда тәвәккәл рәвештә мөһим карарлар да кабул итәргә туры киләчәк.
Һәркемнең көткән елы килсен!

источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев