Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

“Җиңү уты” бүген - Күтәмәдә

“Җиңү уты” район авыллары буенча сәяхәтен дәвам итә. 1 апрельдә район үзәгеннән башланып киткән проект биш авыл җирлегендә булды.

Беренче тукталыш – Бәркәтәдә. Югары Кәминкә авылы җирлеге әлеге тарихи утны Ивашкинога, ә алар кармышлыларга тапшырды. Бүген “Җиңү уты” Күтәмгә килә.

-“Орион” яшьләр үзәге оештырган проектка барлык авыл халкы да кушыла. Активлык күрсәткән авыл җирлекләре башлыкларына,   мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары коллективларына рәхмәт, - ди проекны оештыручы Альмир Жораев.

Һәр авылда митинг уза, аннан соң оештыручылар мәктәп укучылары белән “Батырлык дәресе” үткәрә. Яшьләр авыл ветеранының хәлен белеп, аңа “Җиңү уты” эстафетасыныда катнашучы сертификаты һәм бүләк тапшыралар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев