Бөтенроссия “Кызыл канәфер” акциясе Чирмешәндә дә үтә
Чирмешәндә “Кызыл канәфер” Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. “Орион” яшьләр үзәге волонтерлары оештырган акциягә район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да кушылды.
-“Кызыл канәфер” акциясенә ярдәм итеп, хөрмәткә лаек булганнарга рәхмәт әйтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Бергәләп ветераннарның тормышын яхшырак итә алабыз һәм аларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын күрсәтәбез, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
10 апрельдән 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк акциянең төп максаты - Бөек Ватан сугышы һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю. Әлеге акчалар “Буыннар хәтере” хәйрия фондына юнәлтелә, ул ветераннарга медикаментлар, инвалид коляскалары, колак аппаратлары, протезлар һәм башка бик күп нәрсәләр алуга тотылачак. Бу ярдәм кайчандыр безнең азатлык өчен көрәшкән кешеләрнең тормышын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.
Җиңү волонтерлары акциянең беренче көнедә “Кызыл канәфер” билгеләрен район хакимияте бинасында эшләүче җитәкчеләргә һәм белгечләргә тараттылар. Алдагы көннәрдә алар район үзәге оешмаларында булачаклар. Бу акция авыл җирлекләрендә дә узачак.
- Димәк, безнең һәрберебез, кайда яшәвенә карамастан, акциягә кушылып, ветераннарга рәхмәтләрен сүзләр белән генә түгел, эшләр белән дә җиткерә ала, - диде “Орион” яшьләр үзәге директоры Диләфрүз Мәгъсумова.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев