Югары Кәминкә авылыннан Минхая әби Җаббаровага 95 яшь тулды. Ул тумыштан икенче төркем инвалид.
Нишлисең, язмыш: аңа кияүгә чыгарга насыйп булмаган, балалары юк, ялгызы яши. Өстәвенә быел егылып аягын да сындырган, әбине гел карап торучы кирәк. Аңа социаль хезмәткәр билгеләнгәннәр. Ә яшьлегендә Михая Насыйр кызы оста тегүче булган, бигрәк тә “юк заманда” күп авылдашларын киендергән. Шушындый язмышлы әбине юбилее белән район җитәкчелеге дә өенә барып котлады.
Ландыш Зыякова фотосы
Нет комментариев