Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодай авылында яшәүче сугыш ветеранына “Кыш бабай” да бүләк бирде

Югары Чегодай авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны - 94 яшьлек Габделхак Җиһаншин районда булган барлык яңалыкларны да белеп тора. “Безнең Чирмешән” газетасының һәр санын укып барам”, - ди ул.

Шушы көннәрдә Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма сәркатибе Алмаз Закиров Габдехак Җиһаншинның өенә барып, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.

-Аллага шөкер, әти аякта йөреп тора, намазны калдырмый, җомга көнне мәчеткә бара, - ди кызы Рәшидә апа. – Әле тавыкларны да безгә ышандырмый, үзе карый.

1943 нче елда армиягә алынган якташыбыз  элемтәче була. Аңа Карелия фронтында, Эстония, Литва территориясендәге бәрелешләрдә катнашырга туры килә. Ул Дан ордены һәм «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң гомере буе колхозда хезмәт куя. Бүген Югары Чегодай авылында кызы Рәшидә, кияве Харис тәрбиясендә яши.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев