Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яңа Элмәле юбилярын якыннары милли киемнәрдән котлаганнар

Яңа Элмәледә яшәүче Анастасия Кириллованың балалары, оныклары әниләренең – әбиләренең 95 яшьлек юбилеен милли чуваш киемнәренә киенеп бәйрәм иткәннәр.

Анастасия Николаевна Сосновка авылында туып үскән. 14 яшендә әтисен һәм абыйларын фронтка озата. Яшүсмер кыз авыру әнисе һәм кечкенә энесе белән сеңелесе турында  кайгыртып яши. Тиздән әнисе вафат була. Анастасиягә туганнарын аякка бастырыр өчен, көне - төне колхозда эшләргә туры килә.

Сугыштан соң ул Петр Кирилловка тормышка чыга. Алар 45 ел бергә гомер итәләр, алты бала үстерәләр. Бүген инде ире гүр иясе. Ә 18 онык һәм 26 оныкчык әбисе Анастасия Николаевна улы Валентин, килене Нина тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Юбилярны туган көне белән котларга район хакимиятеннән, социаль яклау бүлегеннән һәм авыл җирлегеннән дә килгәннәр, бүләкләр тапшырганнар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев