Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Вәрдә Гомәрова: “Туган нигезне ташламыйм”

Бәркәтә авылында гомер итүче Вәрдә әби Гомәрованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да тәбрикләде, якташыбызга россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. "Миңа 90 яшь күптән тулды инде,- ди Вәрдә әби. - Бер елны бездә янгын чыкты, шунда документларыбыз да янды. Аннан соң инде яңа...

Бәркәтә авылында гомер итүче Вәрдә әби Гомәрованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да тәбрикләде, якташыбызга россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.


"Миңа 90 яшь күптән тулды инде,- ди Вәрдә әби. - Бер елны бездә янгын чыкты, шунда документларыбыз да янды. Аннан соң инде яңа таныклыкта 1923нче елны туган дип язганнар".

Вәрдә әбигә 90 яшь бирмәссең дә! Ул хәрәкәтчән, сүзчән, хәтере дә бик яхшы. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән әби бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты.

Ул авылдашы Габдуллага кияүгә чыга, 1946нчы елны улы Рәшит туа. Сугыштан яраланып кайткан ире, бик иртә вафат булган.

Вәрдә әби гомере буе тормыш йөген ялгызы тарта, улын аякка бастыра.

"50нче еллар башында "эшләпәдән" (әби элеккеге радионы шулай атый ) Иркутск шәһәренә Ангара елгасына электр станциясе төзергә эшчеләр чакыруларын ишетеп алдым да, шунда китәргә булдым,- дип искә ала якташыбыз. - Биш яшьлек улым елап, аякларыма килеп ябышты. Ул елый, мин елыйм. Әти-әниләргә рәхмәт, улымны алар алып калды.

Поездда барам, колагымда балам елаган тавыш яңгырый. И-и-их, шунда йөрәгемнең өзгәләнүе!"

Өч ел Вәрдә әби читтә яшәп, туган авылына, улы янына кайта. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куя.

- Мин әниемә бик рәхмәтле. Ул мине ялгызы тәрбияләп үстерде. Үткен булса да, йомшак күңелле,- ди бүген әнисен юбилее белән котларга килгән улы Рәшит абый да. Ул күрше Югары Кармалка авылында яши. - Әнине үзебезгә чакырабыз да бит, бармый, "Исәнлегем булганда нигезне ташлап китмим"- ди.

Узган елны Вәрдә әби бәрәңге бакчасын үзе казып, бәрәңгесен дә үзе утырткан, җәй буе чүбен утап, туфрагын өеп, көз көне яхшы уңыш җыйган.

"Мондый көнгә җитүемә - бик зур рәхмәт. Үз аякларымда йөрүемә шөкрана кылып торам",- дип безне урамга кадәр үк озата чыкты Вәрдә әби.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 90 яшьлек юбилее