Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән егете авылдан китәргә уйламый да

Әле кайчан гына ул район сәхнәсендә беренче адымын ясаган иде һәм менә инде үзе яшь белгеч, авылга кайтып, баларны биергә өйрәтә. Сүз Утыз Имән егете Адель Әминов турында бара.

-Ул яшь ярымда бии башлады, - ди аның әнисе Рушания Әминова. – Һәм шуннан бирле туктаганы юк. Үзебез дә мәдәният өлкәсендә эшләгәч, улыбызның шөгылен ошаттык, каршы килмәдек.

Адель, нигездә, даими партнеры, бергә биеп үскән авылдашы, сыйныфташы  Ләйсән Фәттахова белән чыгыш ясый.

-Безнең беренче укытучыбыз Фәния апа Кәлимуллина да безне гел биетә иде, - ди Адель елмаеп. – Бөтен класс белән бии идек. Мин башка һөнәр турында уйламадым да, биюче булырга хыялландым.

Яшь биючеләргә биюләрне сәхнәгә куярга район мәдәният йорты хореографы Рахилә Шакирова булыша. Алар хәзер дә аңа рәхмәтле. Мәктәпне тәмамлап, Адель Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына хореография факультетына  укырга керә.

-Биючергә укырга кергәч, билгеле, гел биеттеләр. Без күбрәк төрле милләт халыкларының биюләрен өйрәндек, шулай да үзебезнеке якын шул, мин татар биюләрен аеруча яратам, - ди Адель.

Диплом алган яшь белгеч, шәһәрдә калуы турында уйламый да, туп- туры авылга кайта.

-Мин баштан ук та авылга кайтырга планлаштырып тора идем, - ди әңгәмәдәшем. – Авылны гел сагынып тордым, шәһәрне яратып бетермим шул. Бүген  мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшлим.

Адель әйтүенчә, авылда яшьләр бар, дөрес, күбрәк егетләр шул, кызлар юк. Шәһәргә бик китергә ашкынып та тормыйлар, күпчелеген эш булмавы гына мондый адымга этәрә. Авыл яшьләре җәйен ачык һавада  футбол уйныйлыр икән, моның өчен үзләре мәйдан да ясап куйганнар, кыш айларында мәктәп спорт залында волейбол, баскетбол уйнарга җыелалар.

Адельга да гел эш бар. Мәдәният хезмәткәрләренең графигы тыгыз. Район күләм чараларында да катнашырга чакыралар, авылда да чаралар еш уздыралар. Монардан тыш яшь балетмейстер авыл балаларын  биергә, гитарада уйнарга өйрәтә.

-Әлегә авылга китәргә җыенмыйм, - диде Адель, киләчәккә планнары белән кызыксынгач.

 фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев