Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән юбиляры: Күпне күрмәсәң, озак яшисең

Аның өчен аерым бүлмә ясаганнар, анда өр-яңа диван, телевизор, шкаф та куйганнар. Телефон да янәшәдә генә. 90 яшьлек Рәшидә әби Төхфәтуллина, гомумән, кадер-хөрмәттә.

-Бар да яхшы, матур яшибез, - ди Утыз Имәндә иң олы кешеләрдән берсе. –Картлык кына ашыгып килә.

Аның әтисе Фәттах та озын гомерле була, 96 яшькә җитә.

Рәшидә әби озак яшәвенең серен болай аңлатты: «Сабыр булырга, күпне күрмәскә кирәк. Начар сүзне дә яхшы якка борырга мөмкин».

Шакир абый белән алар зур туйлар ясап тормыйлар, димләшеп кенә өйләнешәләр. Бүлмәсендәге бирнә сандыгы – шул көннәр истәлеге.

-Ирем күршедә генә тора иде, - ди бик авыр, ачлы-туклы 1956 елны килен булып төшкән Рәшидә әби.

Шакир озак еллар комбайнда эшли, шуңа күрә бөртексез тормыйлар, элек тә өчәр сыер тоталар.

Кечкенә буйлы Рәшидә үзе дә кушылган бөтен эштә алдынгылыкта санала.

-Ут кебек иде әни. Элек аңа ияреп Ульяновка кибетенә җәяү төшкән чаклар һаман истә. Аңа иярә торган түгел иде, - ди бүген Рәшидә апаның Чирмешәндә яшәүче кызы Рәсимә. -Бер-бер артлы диярлек 7 бала үстек, һәрберебезгә аерым велосипед алып бирделәр. Кул арасына кергәч, бездә мотоцикл да бар иде. Әни көнаралаш ипи салды, аның янында әле тәмле кабартма да була.

 

-Әни пешергәннәрдән бәлеш аеруча тәмле, - ди төп йортта гаиләсе белән яшәүче Рәис.

Рәис Күтәмәдә нефтьчеләрдә эшли икән, элек колхозда трактор, комбайн йөрткән. 1973 елда өлгерткән өйләренең матурлыгында аның өлеше бик зур. Сарайлары малларга, мал караучыга да ипле булсын дип салынган. Тезмәгә рәхәтләнеп киң баскычтан менә, подвалларына тиз төшә торган. Бөтен җир чиста, коры. Беседкалары үзе бер өй сыман.

Утыз Имән фельдшеры Эльмира Төхфәтуллинага бүген тагын да иртәрәк уянырга туры килгән. Кунаклар көтәләр бит – Рәшидә әбине 90 яшьлеге белән котларга районнан да киләчәкләр. Табынга иң тәмле ризыклар куела. Әнисенең туган көненә Рәсимә, өеп-өеп, бавырсак пешереп кайткан.

-Әни-кайнана белән дус, килешеп яшибез, - ди Чирмешән кызы, монда, Кызыл Чишмәгә эшкә җибәрелгәч кияүгә чыгып калган Эльмира. -Өч бала үстердек, икесе читтә, берсе әле мәктәптә укый.

Рәшидә әби үткәннәр турында сәгатьләр буе сөйли ала, хәтере яхшы, күзләре күрә, аягында йөри. Яшьрәк чакта Шакир абый белән Мәскәүгә, Ташкентка кунакка барулары да исендә әле. Төп йорттагы улына һәм килененә еш рәхмәт укый ул, башка балаларына, оныкларына да, саулык, бәхет теләп дога кыла. Шакиры гына вафат.

-Атна азагында нәсел-нәсәп белән мәҗлес үткәрәбез, 87 яшьлек сеңелем Гөлсирәне дә көтәбез, син дә кил, - диде юбиляр әби, саубуллашыр вакыт җиткәч.

Ходай насыйп итеп, 100 яшьлегеңне дә күрергә язсын, Рәшидә әби!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев