Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Урыннары җәннәттә булсын

Бүген Чирмешәндә, кинәт гомере өзелгән Әкъдәс Әсхәт улы Шакировны соңгы юлга озаттык. Ул озак еллар төрле оешмаларны җитәкләде, берничә ел дәвамында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  булды, соңгы елларда Себердә эшләде. Аңа киләсе ел башында 60 яшь туласы иде.

Районда, табиб буларак, дистә еллар, йөзләрчә, меңнәрчә кешене дәвалаган 66 яшьлек якташыбыз Дамир Хәсән улы Мингатин бүген, төштән соң, туган авылы Керкәледә җирләнәчәк. Соңгы елларда ул исәнлеккә туймады.

Мәрхүмнәрнең гаиләләренә, туганнарына, якыннарына сабырлык телибез.

Элек район үзәк больницасында хезмәт куйган Әлфия Фасыйх кызы Хәбибуллина да, озак еллар авырып, инде вафат булды. Ул 1958 елгы иде. Ире Равил Мәсгуть улы Хәбибуллинның, мәрхүмәнең балаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев