Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт агрономын Президент та котлаган

Туймәт авылында гомер итүче Самат Рәҗәповны белмәүчеләр сирәктер. Ул районда танылган агроном. Самат Мирҗәҗан улы баш агроном булып эшләгән елларда “Вахитов” колхозы зур уңышларга ирешә – районда бөртеклеләрдән иң күп уңыш җыеп алучы хуҗалык булып таныла.

44 ел хезмәт стажы булган Самат абайга бүген инде 90 яшь. Ул хәзер кадерле әти, яраткан бабай. Кызганыч, бергәләп алты бала үстергән, 50 ел гомер иткән хатыны Мәдинә Галәветдин кызы гына юк бәйрәм табыны артында.

Самат абый төп нигезендә улы Салават, килене Лилия һәм оныклары белән бәхетле картлык кичерә. Юбилярны олы бәйрәме белән якыннары гына түгел, районнан килеп тә котладылар, Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хаты ирештерделәр, истәлек бүләге тапшырдылар.

Самат абыйга тормыш кыенлыкларын яшьли тартырга туры килә. Ул иң беренче зур сынау “кулак малае” дип әтиләрен төрмәгә алып киткәч үтелде дип саный. Аның әти-әниләре, әби-бабалары җитеш тормышта яши, күп итеп терлек асрыйлар, үз тегермәннәре була. Тегермәнгә тирә-күрше авыл халкы да килгән. Әтисен һәм абыйсын конвой белән алып китәләр, малларын, йортларын, кием-салымнарын – барысын да алалар. Гаилә урамда кала, аларны туганнары сыендыра.

Самат 7 класс белем ала, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Өлкәннәр белән бергә колхозда хезмәт куя. Ләкин аның уку, һөнәр үзләштерү теләге сүрелми. Самат абый гаилә коргач булса да хыялын тормышка ашыра, Тәтеш совхоз-техникумында агроном белгечлеге ала. Соңрак югары уку йортын да тәмамлый. Ул эшен яратып башкара, пенсиягә чыккач та хезмәтен дәвам итә, киңәш сорап килүчеләрне дә кире бормый.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев