Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт авылыннан Зәйнәп Сабирова тормыш иптәшен, ике улын югалткан

Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсенә сынауларны күп бирер диләр. Туймәт авылында яшәүче 76 яшьлек Зәйнәп Сабирова, әйтерсең, шундыйлардан.

Бөек Ватан сугышыннан соң Түбән Кәминкә авылында туган кызның үсмер чоры, башка яшьтәшләренеке сыман, эшләп үтә, җәйге каникул вакытларында колхозга булышалар. Буй җитеп килә торган кызны тәүге бәхетсезлек шунда көткән.
Кырдан бөртек ташучы машинада төяүче (грузчик) булып эшлиләр алар. Төшке ашка кайтканда Зәйнәп туктап бетмәгән техникадан сикереп төшә һәм аның аяк бармагы сөякләренә машина баса. Аягы бик нык шешә, авылдагы табибка күрсәтәләр, сынмаган, җайланыр дип, киңәшләрен бирә ул.
Берникадәр вакыттан соң аякның авыртуы бетә, тик еллар узгач, Зәйнәп аксый башлый. Соңрак буыннары чыккан булганлыгын әйтәләр белгечләр, тик инде аны утыртырга соң була.

–Яшь вакытта бик сизелмәде, институтта укытучы һөнәре үзләштердем. Ике ел Бәркәтә мәктәбендә укыткач, Туймәткә укыту эшләре буенча мөдир итеп күчерделәр, – дип 70 нче елларда булган хәлләрне искә алды Зәйнәп Хөҗҗәт кызы.
– 31 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәре укыттым. Менә шунда булачак тормыш иптәшем Җәбир белән таныштык та инде.

Яшьләр гаилә корып, йорт өлгертеп, башка чыгалар, бәхетне тулыландырып бер-бер артлы уллары Марат белән Айрат туа. Тик Ходай яраткан кызы Зәйнәпкә икенче сынау әзерләгән: 42 яшендә ире бакыйлыкка күчә. Бу вакытта Маратка – 10, Айратка нибары 8 яшь була. Ул сынмый, сыгылмый: улларын аякка бастырырга кирәк. Яраткан эше дә авыр сынауларны узарга булышкандыр. Якташыбыз мәктәптә укыткан елларын, Туймәт укучыларын әле дә сагынып искә ала.

–Мин эшкә килгәндә, 1974 елда Туймәт мәктәбендә 250 укучы иде, дәресләр ике сменада алып барылды, – дип сөйләде ул.  – Ата-аналар, балалар да тәрбияле иде, укытучының бик хөрмәтле, дәрәҗәле вакыты.

Әни кеше улларына яхшы тәрбия бирә, малайлар югары белем алып тормышта үз юлларын табалар. 2013 елда төп нигездә заманча йорт җиткерәләр. Тик бу шатлык озакка бармый, анда күченеп, берничә ай гына яшәргә өлгерәләр, бәхет касәсе тагын кителә. 18 яшеннән шикәр чире белән авырый башлаган Айрат 33 яшендә вафат була.

Бу вакытта читтә яшәгән Марат әнисенең хәсрәтен җиңеләйтү өчен бар тырышлыгын куя, туган йортына сукмакны суытмый, хәтта әнисе янына кайтып яшәргә дә риза була.

–Улым, мин әле ялгызым да яши алам, гаиләңне кара, дидем, – ди Зәйнәп апа.

2023 елның декабрендә кайгы җиле Сабировларның ишеген кабат кага. Марат юл һәлакәтенә очраган дигән хәбәр килеп ирешә. Авыру ана соңгы газизен дә җир куенына сала. Бүген инде әби кеше оныкларының кунакка кайтуларын көтеп юана.

–Маратым үлгәнгә дә бер ел була, 45 яшьтә генә иде. Алар бер генә минутка да уемнан чыкмыйлар. Догалар белән тынычланам, китаплар укырга да яратам. Гыйбрәтле язмышлар укыгач, миннән дә авыррак язмышлы кешеләр бар икән дип, үземне юатырга тырышам, – ди әңгәмәдәшем.

Зәйнәп апаны туганнары, күршеләре ялгыз калдырмый. Социаль хезмәткәр Нәфисә Галимова йорт эшләрендә булыша. Күршесе Фәридә Вәлиева китапханәдән китаплар алып кайтып бирә.

– Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсән Туфан әсәрләрен яратам, кайберләрен кат-кат укыдым инде, – ди ветеран укытучы.
 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев