Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кармалкада туып үскән якташыбызның шигырьләр җыентыгы нәшер ителгән

Түбән Кармалкада туган, бүген Әлмәттә яшәүче якташыбыз Анатолий Чернышевның тагын бер китабы дөнья күрде.

82 яшьлек автор, озак еллар Әлмәттә яшәсә дә, Түбән Кармалка авылын кече ватаны дип саный. Аның бала чагы авылда үткән, Анатолий Петрович яшүсмер вакытта әти-әниләре Әлмәткә күченгәннәр. 
Чернышев гомерен иҗатка багышлый, 40 ел “Знамя Труда” газетасында журналист булып эшли. Аның беренче хезмәте туган авылы Түбән Кармалка турында. 
Бу юлы Анатолий Петровичның үзенә, гаиләсенә багышланган “Тропинки любви моей” дигән шигырьләр җыентыгы нәшер ителгән.
Ул шигырьләренең күпчелеген тормыш иптәше Нинага багышлый, әти-әнисен дә җылы сүзләр белән искә ала, билгеле, бабай буларак, оныклар да читтә калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев