Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Мәкъбүлә һәм Мансур Камаловлар бер очрашып кавышканнар

Түбән Кәминкә авылында гомер итүче Мәкъбүлә һәм Мансур Камаловлар бер күрешеп кавышканнар һәм инде менә шул вакыттан 60 ел гомер узган.

24 яшьлек Мансурны 16 яшьлек Мәкъбүлә белән апалары таныштыра. Яшьләр бер очрашып сөйләшәләр дә, икенче көнне Саклык поселогы кызы Түбән Кәминкәгә килен булып төшә.

- 1964 елның 27 декабрендә ат чанасына утыртыпалып кайтты мине Мансур. Аллаһыга шөкер, бик матур гомер иттек, - ди Мәкъбүлә апа. – Тормышыбыз җитеш булды, ирем бик тырыш кеше, кызганыч, 1997 елда юл һәлакәтенә эләккәннән соң тулысынча савыгып китә алмады. Шулай да бер-беребезгә иптәш булып, гаилә учагын сүндерми яшибез.

Мәкъбүлә апа зур гаиләгә тугызынчы кеше булып килә, бу вакытта Мансур абыйның эне-сеңелләре әле бәләкәй, төп йортта каенатасының әнисе дә була.

Мансур абый иртә таңнан төнгә кадәр колхоз эшендә, тракторда эшли, ул елларда шундый техника белән дә ерак юлларга чыгарга туры килә аңа, хезмәт юлында трактор бригадиры вазифаларын да башкара. Мәкъбүлә апа да колхозда хезмәт куя: фермада эшли, гектарлап чөгендер эшкәртә, өйдә бакча тулы - суган түтәле, йорт тутырып мал да асрыйлар.

- Хезмәт белән көн күрдек, төп йортта 13 ел яшәгәннән соң үзебезгә йорт җиткереп яңа нигезгә күчтек. Бу вакытта дүрт балабыз бар иде, төпчегебезне бу өйгә алып кайттык, - ди хуҗабикә. – Балаларыбыз да эш белән тәрбияләнде.

Камаловлар дүрт кыз һәм бер ул үстергәннәр. Бүген алар барысы да читтә үз гаиләләре белән яши. Шулай да алар әти-әни йортына еш кайталар, йорт, бакча эшләрендә булышалар. Әби белән бабай да 13 оныкларын, ике оныкчыкларын көтеп торалар.

Мансур абыга – 85, Мәкъбүлә апа 77 яшен тутырган. Олыгаеп барсалар да, абзарларында сарыклары, тавыклары бар, җәен тагын кош-корт алып үстерәләр.

Марат  Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

2

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик урнэк гаилэ! Исэн сау булсыннар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур Рэхмэт бу публикация очен!!! Камалов Айнур Флер улы, Мансур бабай hэм Макбулэ эбинен оныгы.