Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Дания Әгъзамованың китабын чыгармакчылар

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында авылыбыз шагыйрәсе, күп кенә картиналар авторы Дания Әгъзамованы искә алу кичәсе узды. Исән булса, аңа май аенда 70 яшь тулыр иде.

Тамаша залына узуга сихри бер дөньяга чумган кебек: сәхнәнең бер ягында Даниябезнең күз явын алырлык картиналары урнаштырылган. Туган авылының матур табигатен  рәсемгә төшерү аңа җиңел булмагандыр, ул бит пумаланы ике бармак арасына кыстырып ясый иде. Ә сәхнәдәге экраннан үзе карап тора төсле, чарага килгән кунакларга горур, елмаюлы карашы белән, үзен зурлап, хөрмәтләп килгән өчен рәхмәт әйтә сыман.

Чараны авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Мәссарова, мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйсән Җамалетдинова, Гүзәл Заһретдиновалар бик эчтәлекле итеп оештырганнар. Юбилей кичәсендә Даниянең байтак шигырьләрен укыдылар, аларга алмашка моңлы җырлар да яңгырады.

Мәдәният йортына җыелган кунаклар: Даниянең туганнары, якыннары, авылдашлар күп хатирәләрне яңарттылар. Мәрхүмәнең Самарадан кайткан туганы Фәрит һәм аның хатыны Фикия, төп йортта яшәүче абыйсы Шәүкәт һәм аның хатыны Миңлегөл сөйләгән якты истәлекләр тамашачыларны нык дулкынландырды.

-Урын өстендә ятса да, үзе үк кеше ярдәменә мохтаҗ Дания без эштә вакытта балаларга күз-колак та булып тора иде. Аларга ягымлы булды, балалар апаларының күзенә генә карап тордылар, - дип сөйләде Миңлегөл. – Даниянең ниндидер сөйкемле сөяге бар иде.

Ул туганнарына гына түгел, күрше балаларына да тәрбия бирергә җай тапкан. Искә алу чарасына махсус кайткан Рузилә Әгъзамова аның ничек итеп шигырьләрне, әсәрләрне дөрес итеп язарга һәм укырга өйрәтүе, рәсем ясау серләрен аңлатуы турында сөйләде.

Без, Дания белән икебез дә район газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре булгач, язмаларыбыз турында еш кына фикер алыштык, бер-беребезгә киңәшләр бирдек. Шуңа аның янына еш килә идем. Кайчан гына барма, ул нәрсә белән булса да мәшгуль. Кем генә килсә дә, бар эшен якка куеп, ачык чырай белән каршы ала, иркенләп сөйләшә иде. Даниянең район газетасында басылган язмалары да уйландырырлык, мәгънәле мәкаләләрен яратып укыдылар. Ул газетаның Утыз Имәни исемендәге премиясе белән дә бүләкләнде.

Рәмзия Габделхакова чарада үзе катнаша алмаса да, аның чыгышын видеоязмадан карадык. Ул Даниянең китабын чыгарырга тели, шигырьләрен дә туплый башлаган, тик әлегә эш тукталган. Өметсез шайтан, диләр, башланган эш ахырына җитәр, дигән өметтә калыйк.

Күп еллар элек Ралиф Шарапов Дания Әгъзамованың шигырьләрен туплап брошюра ясаган. Ул аның берсен мәрхүмәнең гаиләсенә бүләк итсә, икенчесе авыл китапханәсендә саклана.

Фаил Гафиятуллин.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев